Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 39

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ Тик анасын бу гына канәгатьләндерми шул. Үгет-нәсыйхәтен дәвам итеп, мәктүбен түбәндәге юллар белән тәмамлый: «Бернәрсәгә дә карама, тагын өйлән, кәләшеңне үзең сайла, яшь булсын, ишле нәселле булсын. Ходай кушып, варисың тумасмы?»

      Нурсолтан ханбикә, билгеле, хак. Ул Олуг Мөхәммәд ыруының киләчәге турында кайгырта. Югыйсә ханлык башкалар кулына күчәчәк. Чөнки Мөхәммәдәминнең дә, Габделлатыйфның да балалары юк. Аталары Ибраһим ханның ике җәмәгатеннән биш улы булган. Уллары менә ни өчендер орлыксыз. Үрбәтнең беренче ире Илһам хан да варис калдыра алмады. Мөхәммәдәмин дә шул чут. Шуларның кысырлыгы аркасында Үрбәткә дә бала табу, бала сөю, бала багу бәхете тәтемәде.

      Нурсолтан ханбикәнең әлеге гаделсезлек белән килешәсе килми. Бәлкем, гаеп хатыннарындадыр?

      Акыл белән боларның барысын да кабул итә Үрбәт. Ләкин йөрәк бар бит әле, күңел бар. Ә йөрәкнең Мөхәммәдәминне һич тә үз яныннан җибәрәсе килми.

      Мөхәммәдәмин анасына ничек җавап биргәндер, анысы билгесез, тик ул вафат булган хәләл җефете урынына янә дә никахка керергә хокуклы. Мәҗбүри түгел, билгеле, шулай да хокуклы. Ир-атка шунысы да бик җиткән. Нәфес куарга дисәң, аларга куш. Нәфес ул тыя алсаң гына юаш, ирек бирсәң, бирән кебек туймас.

      Үрбәт иренең җәясен төрлечә тартып карады. Әлегә бернәрсә дә сизелми. Сизелмиме, сиздермиме? Анысын хак Алла үзе генә белә. Өйләнү башына китереп сукса, барыбер үз дигәненә ирешәчәк, «яшь ханбикәне кабул итәргә әзерләнегез» генә диячәк. Берни дә кыла алмыйсың, әзерләнәсең.

      Ханәкә көрәшергә карар кылды. Ходай биргән чибәрлеген дә, наз-яратуларын да, хәйләләрен дә тозак итеп корды. Хатын-кызның кырык чырасы бар бит аның, берсе сүнсә, икенчесе кабына. Кием-салымын яңартты. Ак төстәге күлмәкләре генә дә дистәгә җитте. Чөнки белә, Мөхәммәдәмин ак төс ярата. Урын-җирләрен дә үзгәртте. Ошатсын гына. Сандугачтай сайрый, күгәрчендәй гөрелди. Үзе гүя наз гөленнән яратылган.

      Ә эчендә – ут. Нишләргә соң? «Яр бирмәк – җан бирмәк» дигән борынгылар. Мөхәммәдәминне ул хатыны булып та, анасы, тутасы, сеңлесе булып та ярата иде. Мөхәммәдәмин аның сулаган һавасына, эчкән суына әверелгән иде. Шул халәттә ничек кул кушырып утырмак кирәк?

      Үрбәт шул ук көнне наз-сөешүләрнең иң кызган чагында гына:

      – Ил теләге – ир, ди, хан, варислар турында да уйларга вакыт җиткәндер, мөгаен, чараларын күрергә җыенмыйсыңмы соң? – дип, читтән уратып кына әйтеп куйды.

      Мөхәммәдәмин бу бүлдерүне өнәмәде, зур учлары белән хатынының авызын каплады.

      Үрбәт коелып төште. Әһә, ошатмады, димәк, күңеленә корт төшкән икән инде моның, дип, хөкемен дә чыгарып куйды. Кабат сүз кузгату мәгънәсезлек кенә булыр иде. Нишләмәк кирәк, маңгаеңа язылган язмышны тир белән генә сыпырып төшереп булмый шул. Күрәчәктән качып котылу да юк. Ничекләр яшь кәләшне кияү катына әзерләп кертерсең? Аның өчен иң авыры шушы булачак. Үзен дә ханның карт хатыннары Җөһдә белән Фатыйма әзерләгән иде. Ул чагында көндәшләренең нинди хис кичерүе Үрбәтнең уена да кереп карамаган СКАЧАТЬ