Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 15

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ бикәм, ни боерас-сы-з, мин се-е-знең карамакта, – диде, тотлыга-тотлыга. Сарай даирәсендә бер-береңә берлек затта мөрәҗәгать итү гадәте яши. Ләкин баш карачы ханбикәгә син дип дәшәргә кыймады, этелә-төртелә булса да, телен бозарга мәҗбүр булды. Шулай да бүлмәдәгеләр бу үзгәрешкә игътибар итмәделәр. Күрәсең, сүзләре җитди иде.

      – Хөрмәтле бикәбезне хан күтәрмәк йоласына караган кайбер нәрсәләр кызыксындыра, – диде Мансур карачы. Кемнең сүз башлавы алдан килешенгән иде, ахры. – Аерым алганда, Олуг Мөхәммәд киезгә менгәнме, келәмгәме – шуны ачыклыйсы иде.

      – Алтын Урда чорында ханнарның барысын да тәгыймәткә, ягъни дә киезгә мендергәннәр, – диде Кәлимәт. Ул бу кагыйдәләрнең нечкәлекләрен бик яхшы белә иде.

      – Мөхәммәдәмин ханны да киезгә менгерегез, – диде Үрбәт, әмер биргәндәй.

      Кәлимәтнең күзләрендә янә аптырау билгеләре кабынып алды. Чөнки әлеге максатта диңгез аръягыннан бик зиннәтле келәм кайтартканнар иде инде.

      – Хан күтәрмәк йоласы хәзер яңача оештырыла бит, – диде Кәлимәт, – искелеккә ябышып ятуны Мәскәү дә хуп күрми.

      Соңгы җөмлә барысын да үз урынына утыртырга тиеш иде. Ләкин әлеге җөмлә бикәнең ачуын гына кабартты.

      – Казан ханлыгына Олуг Мөхәммәд нигез салган, барысы да шул чордагыча башкарылсын, – диде ул.

      – Тамашаның тәртибенә хөрмәтле хан галиҗәнаплары үзе генә үзгәреш кертә ала, – диде Кәлимәт. Баш карачының да үз сүзен сүз итәсе килә иде.

      – Хан белән мәсьәләне үзем җайлармын, әмерне үтәгез! – дип, Үрбәт кабул итүнең тәмамлануын белдерде.

      Кәлимәткә башын иеп чыгып китүдән гайре чара калмады.

      Бүлмә эче тынып калды. Һәрберсе үз уенда иде. Мансур карачы бикәнең әлеге гамәлен хупласа да, аның барып чыгасына ышанып җитми. Ник дисәң, аныңча, Мөхәммәдәмин, буыны ныгып та җитмәгән килеш, урыс мохитендә тәрбияләнеп, татарлыгын, милли аңын җуя башлаган бер тискәре вә үзсүзле адәм иде. Мәскәү кубызы нинди көй уйнаса, шул көйгә биергә өйрәтелгән зат. Борынгы киез тәгыймәткә күтәреп кенә күзләре ачылмастыр, мөгаен. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.

* * *

      Мәчет эче шыгрым тулы. Монда Казан-йортның иң күренекле шәхесләре җыелган. Әмирләр, бәкләр, бахшылар, морзалар, тарханнар, угланнар… Күбесе – дәрәҗәле түрәләр. Кайсы карачы, кайсы аталык, кайсы имидәш. Әмма дәрәҗәлеләрнең дә дәрәҗәлеләре – дин әһелләре. Күпчелекне дә алар тәшкил итә. Әнә никадәр чалма! Куй көтүеннән ким түгел.

      Мәчетне бик матурлаганнар. Баш-башлары түгәрәкләнеп уелган озынча тәрәзәләрдә язгы кояш нурлары балкый. Бу нурлар балкышында стеналар, түшәмнәр белән бергә кешеләр дә алтыннан коелган кебек күренә.

      Идәнгә мамыктай йомшак калын-калын келәмнәр җәелгән. Кая карама, күзләр гүзәллек, зәвык, зиннәтлелек, муллык вә купшылык белән очраша.

      Барысы да дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Шулай булмыйча, хан күтәрмәк тамашасына җыелдылар лабаса!

      Менә ханлыкның СКАЧАТЬ