Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 41

СКАЧАТЬ агачлары булып күренгән мачталары, ронгоутлары, аларның паспорты – торбаларга беркетелгән сурәтләре арасыннан «Академик Крупчатов»ны эзләп тапты. Туйганчы карап торырга вакыт тар иде. Кангун үреннән төшкәндә, үзенең буласы «торагын», эш урынын, хезмәттәшләрен, ниһаять, язмышын биләп алырга тиешле патша сарае зурлыгындагы тимер көймә-йөзгечне күз алдыннан уздырды.

      Рахманкулов эшлисе теплоходка охшашлы корабларны Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Союзы белән Америка Кушма Штатлары арасында кабынып киткән, әхлаксызлыкка, пычрак мәкергә, дәүләт күләмендәге ялганга төрелгән «салкын сугыш» тудырды. Икенче бөтендөнья сугышы башында социализм шартларында яшәүче ил бер генә иде. Сугышның азагында Алманиянең яртысы, Көнчыгыш Европа илләре, Кытай, Куба, Кореяның төньягы – болар барысы да социализм төзергә кереште. Дөрес, һәркемнең бәхеткә омтылуы башкаларныкына охшамаган шикелле, башка бер генә илнең социализмы да СССРныкына охшамаган иде. Салкын сугыш, кайнарга әверелеп, Җир йөзендәге иң гадел, иң изге совет системасы буржуаз системаның көлен күккә очыртып, бөтен илләрне яулап алганнан соң, социализм төзү СССР кулына күчәргә тиеш иде. Габдрахман эшлисе корабны шул соңгы сугышка әзерләнү барлыкка китергән иде.

      Корабы портта торганда, Рахманкулов андагы корабларның эченә кереп карап йөрергә ярата иде. «Кодекс торгового мореплавания» корабны ватанның бер кыйпылчыгы итеп саный һәм капитанны дәүләт йөкләгән вазифаны тормышка ашыручы дип саный. Башка илнең кораблары да шушы канунда эш итәләр. Аерма шунда: аларда, бигрәк тә инглиз корабларында, «закон – дышло» түгел, ә бөтенләй башка мәгънәдә гамәлгә ашырыла.

      Ниһаять, Габдрахман «Академик Крупчатов» янына килеп җитте. Алагаем зур иде бу судно. Йөге бушатылып беткәч, кораб ике, хәтта өч тапкырга биегәя. Корабның корылмасын күрер өчен сиксән-туксан адымга читкәрәк китеп карарга кирәк иде. Вакыт тар булганлыктан, ул турыдан-туры трапка юнәлде. Трапның һәр басмасы, атлаган саен шакылдап тавыш биреп тора. Ниһаять, Габдрахман төп палубада вахтада торучы матрос янына менеп җитте.

      – Гафу итегез, сез кемгә?

      Бары тик ике сүздән торган «гафу итегез» корабта тәрбия эшенең куелганлыгын аңлатса, матросның җыйнак, чиста киеме һәм үз-үзен тотуы экипажда тиешле тәртип барлыгын күрсәтә иде. Рахманкуловның эченә җылы кереп китте. Коллективта тәртиплелек куркытып буйсындыруга, казарма мохитендәге боерык йодрыгына көйләнмәгән очракта гына гаделлек, дустанәлек була. Тәртип булган җирдә эшләве, яшәве күпкә җиңелрәк.

      – Мин икенче штурманга алмашка килдем, – диде Габдрахман, матросның, телефоннан шалтыратып, коллегасын чакыруын көтеп.

      – Сезне чиф көтә, – матросның өлкән штурманны инглизчә атавы да аның тәҗрибәле мариманлыгы турында сөйли иде.

      – Минем коллегам ярдамыни?11

      – Аны больницага салдылар. Сезгә өлкән штурманның каютасын күрсәтимме?

      – Рәхмәт. Ул спардекта яшиме?

      – Әйе. Капитанның каютасы белән янәшә.

СКАЧАТЬ



<p>11</p>

Диңгезчеләр шивәсендә портка киткән кеше «ярда» санала.