Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 39

СКАЧАТЬ ике ай элек кенә газетаның беренче редакторы Константин Паустовский юбилеена багышланган конкурста катнашып, җиңеп чыгуы турында Оксанага әйтергә уйлады. «Юк, әйтмәскә кирәк, – дип, бу уеннан кире кайтты Габдрахман, – минем горурлануымны Оксана мактану дип кабул итәчәк».

      Алар Одессаның Монпарнасы булган Дерибас урамына килеп җиттеләр.

      – Дерибасны урап чыгабызмы? – диде Габдрахман. – Танышканнан соң, култыклашып шушы урамны әйләнеп чыгу мәҗбүридер бит?

      – Мин ашыгам, – диде Оксана. – Иртә торасым бар.

      – Күнегүләргә шулай иртә йөрисезмени?

      – Иртәнге поезд белән без Киевка китәбез. Анда Мельбурн олимпиадасына баручыларны сайларга тиешләр. Мине шунда чакыралар.

      – Сез үтәргә тиеш, дип уйлыйм, – диде Рахманкулов.

      Оксана сәер итеп елмайды:

      – Осталыгыңа карап кына сайласалар, бәлки… Сайлану өчен сайлаучыларның күңелләрен күрә белергә дә кирәк шул…

      – Ничек итеп?

      – Ничек? Азгын ирләргә нәрсә кирәклеген белмисезмени?

      Белә иде Рахманкулов. Җәмгыятьтә ришвәт алу елдан-ел көчәя бара. Яшь, чибәр кызларны түшәккә яткыру бу җинаятьнең иң таралган төре иде. Украина кызларының урыс кызларыннан гыйффәтлерәк булуын да белә иде ул…

      Алар Сабанеев күпере аша үттеләр. Уң якта скульптор-медальер Толстойның искиткеч гүзәл сарае күренде. Бу сарайда хәзер Галимнәр йорты урнашкан иде. Галимнәр йортыннан соң ярты квартал чамасы баргач, Оксана туктады.

      – Мин менә шушында торам, – диде ул, классик ысулда салынган өч катлы матур йортка күрсәтеп. – Сау булыгыз.

      Габдрахман кызның биленнән тоткан иде, кызның каршы булуын аңлап, аның кулын гына кысып, бер мизгел җибәрми торды.

      – Сез Киевтан кайткач, кайда очрашабыз?

      – Белмим… – Арада киеренкелек туды. «Бу инде минем белән очрашырга теләми дигән сүз…» Шушы киеренкелекнең мәгънәсен аңлаган шикелле, Оксана егетнең кулын кысып алды да: – Сезгә Женя әйтер. Сау булыгыз, – диде.

      Ишек ачылды. Коридорда янган электр уты яктылыгында кызның гәүдәсе бер генә мизгелгә рамга куелган фотосурәт булып күренеп алды да юкка чыкты. Тирә-юньне кара бушлык каплады. Ялгыз калуның әрнеткеч җансызлыгы. Әле яңа гына бушлыкны җанландырып торган җылы, шат рәхәтлек шул эчтән бикләнгән ишек артына кереп юкка чыкты. Шул чакта өченче катта караңгылык каплаган тәрәзәләрнең берсе кинәт яктырып китте. Бу яктылык егетнең күңелен җылытып җибәргәндәй булды.

9

      Башта Рахманкулов, диспетчерга кереп, корабының кайда икәнлеген белеште. «Чолман» кичә кич, Венециядә кайтарасы йөген төяп бетереп, кайтырга чыккан иде.

      – Кайсы портка кайтачак? – дип сорады Габдрахман.

      Тәненә сыланып торган юка ак водолазка кигән яшь, чибәр кыз, үзенең мөлаем елмаюын битенә элеп куйгач, тәмле тавыш белән:

      – Әлегә туры Одессага. Позициянең үзгәрүе мөмкин. Белешкәләп торыгыз, – диде.

      Бу СКАЧАТЬ