Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 40

СКАЧАТЬ инспектор яңаны әмәлләде. «Рахманкулов Г. Б. «Академик Крупчатов» теплоход фәлән елның төгән аеның төгәненче көнендә теплоход капитанының икенче ярдәмчесе итеп билгеләнә. Инспектор Фәлән Фәләнович. Кадрлар бүлеге начальнигы Төгән Төгәнович» дип, ярты бит кәгазь тутырган арада, егетнең баш миендә ун битлек дәфтәргә дә сыя алмаслык уйлар кабынып сүнде: «Чолман» Генуя портына барырга билгеләнгәч, алар корабына бер ришвәтчене утыртып, Габдрахманның үзен штурманнарның белемен күтәрә торган курска илтеп тыктылар. Корабында калып, иң арзан барахло сатылган Генуяга бару өчен, ул инспекторга ришвәт бирергә яисә, парткомга кереп, кадрлар бүлегенең гадәтенә кергән ришвәтчелекне фаш итәргә тиеш иде. Инспекторның «кулын майларга» вөҗданы каршы төште, парткомга кереп, ришвәтчелекне фаш итү бернинди нәтиҗә бирмәячәген белгәнлектән алай эшләмәде. Менә хәзер тагын бер гаделсезлек эшләнә…

      «Крупчатов»ның штурманы юкка гына «авырып» китмәгән. Рейс йә бик авыр булачак, яисә диңгезчеләр телендә «пустой» рейс. Бу юлы да тавыш чыгармаска булды Габдрахман. Түләгән акчалары ресторанга йөрергә дә, әнисенә җибәрергә дә җитеп тора, кадрлар бүлеге белән араны бозу дөрес булмаячак…

      Бүлек начальнигына керергә чират торырга да туры килмәде, хәтта, пароходчылыкның бүлекләренә кереп, имтихан тапшырып йөрергә дә кирәк булмады. Бу мәшәкатьләрнең барысы да телефон аша эшләнде.

      – Тизрәк барып җитәргә тырышыгыз. Кораб кузгалырга тора. Семь футов под килем, – диде инспектор, приказ кәгазен Рахманкуловка тапшырганда.

      Габдрахман исә, күңелен ачыттырып, кабынып киткән ярсуын чак-чак басып:

      – Сау булыгыз, – диде дә, кием-салымын, диңгездә йөзгәндә кирәкле әйберләрен алыр өчен, туры Дадоновларга юнәлде.

      – Әллә приказ кәгазен алырга да өлгердеңме? – диде Юрий Владиславович.

      – Алдым шул.

      – Дөрес эшләгәнсең. Имтиханнарыңны иркенләп тапшыра алырсың.

      – Мине ул мәшәкатьләрдән коткардылар.

      – Зур начальство белән уртак тел таптыңмыни?

      – Таптым шул. Мине «Академик Крупчатов»ка билгеләделәр.

      Дадоновның йөзендә киеренкелек күренде:

      – Аның кайларга йөргәнен әйттеләрме соң?

      – Әйтмәсәләр дә аңладым. Валютага бер кап шырпы да алып булмый торган портларга керәсе бугай…

      – «Академик Крупчатов», кадерле дустым, Кубага ракеталар ташый. Синең урыныңда булсам, мин, парткомга кереп, кадрлар бүлегендәге ришвәтчелекне аңлатыр идем.

      – Карга күзен карга чукымый, дигән картлар. «Чолман»да эшли башлаганнан бирле, океан киңлеген күргәнем юк. Мин инде карышмадым…

      – Ара-тирә аларны тешләп алу да зыян итми. Сорарга оныта язганмын, бездән озата барганнан соң, Оксана белән очраша алдыңмы соң?

      – Бер генә тапкыр, – диде Габдрахман. – Ул бит Киевтагы ярышка китте. Кайда урнашуларын Женя әйттеме? Оксанага СКАЧАТЬ