Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 44

СКАЧАТЬ иде. Төгәл уникедә аның вахтада торуы башланачак. Рахманкулов, ашыгып, кают-компаниягә йөгерде.

4

      Кәбестә шулпасыннан соң, бер кечкенә кисәк ит өстенә куе подлива салган солы боткасын ашап, компотка тотынганда, телефон шалтырады. Комсоставны ашатучы хатын:

      – Сезне капитан сорый, – дип, трубканы Рахманкуловка сузды.

      – Ашап бетердегезме?

      – Компот эчеп азапланам.

      – Мин сезне каютамда көтәм.

      Габдрахман, каютасына кереп, тиз генә аяк киемен, өс-башын алыштырды.

      – Мөмкинме?

      – Рәхим итегез.

      Зимин киңәшмәләр үткәргәндә, корабка килгән түрәләрне кабул иткәндә кулланыла торган зур өстәле янына урнашкан иде.

      – Утырыгыз.

      Габдрахман сәгатенә карады:

      – Унбиш минуттан минем вахтам башлана.

      – Беләм. Кисляковны кисәттем. Сез карго-планны19 күрдегезме?

      – Юк шул. Мин әле төяләчәк йөкне дә, барачак портны да белмим.

      – Без Гавана портына корал һәм гаскәр илтәбез.

      – Николаевтанмы?

      – Кәгазьгә Николаев язылса да, йөкне без Балабановка пунктында төйибез. Моңа кадәр корал ташыганыгыз бар идеме?

      – Бер тапкыр Мисырга, Александрия портына, берничә мәртәбә Вьетнамга корал илткәнем булды.

      – Димәк, кагыйдәләрне беләсез?

      – Ул чакта мин өченче штурман идем. Корал төяү кагыйдәләрен белмим.

      – Менә вахтадан соң җентекләп тикшереп чыгыгыз. Каргопланны без чиф белән икәү төзедек.

      Капитан корабның контуры сызылган кәгазь битен икенче штурманга таба этебрәк куйды.

      – Икенче һәм дүртенче трюмнар – иң зурлары. Без аларның икесенә дә ракеталар төйибез. Беренче һәм алтынчы трюмнарга – ящикларга тутырылган корал. Өченче һәм бишенче трюмнарга – танклар, БТРлар, аларның твиндекларына20 гаскәрләр урнашачак.

      – Чыдарлармы соң? Трюм капкачларын япкач, анда бик тынчу була бит.

      – Вентиляторлар даими эшләп торачак. Твиндекка төяп гаскәр ташуның иң катлаулы ягы – шторм вакытында аларның ашаган ашлары авызларыннан түгелә башлый. Алар үзләре, башларын да күтәрә алмыйча, аунап яталар. Чистарту матрослар җилкәсенә төшә. Тагын бер катлаулы мәсьәлә: океанга чыкканчы, солдатларга көндез палубага чыгып йөрергә рөхсәт ителми. Без, төрмәдәге шикелле, аларга параша куябыз. Матрос халкы параша түгеп йөрүне үлем газабына саный. Бу катлаулы мәсьәләләрне хәл итү тулысынча сезнең өстә. Алдан белеп торыгыз – эшегез җиңел булмаячак.

      Габдрахман сәгатенә карады. Беренче унҗиде минут иде. Капитан аның ашыгуын сизеп алды.

      – Ярый, вахтагызны кабул итеп алыгыз. Өч сәгатьтән Буг елгасына керәбез. Безнең кораб аның уртасында гына йөрерлек. Дикъкать белән карап бар. Карго-планны вахтагыз тәмамлангач эшкәртерсез. СКАЧАТЬ



<p>19</p>

Карго-план – судно трюмнарына әйберләр урнаштыру план-схемасы.

<p>20</p>

Твиндек – трюмның өске каты.