Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 38

СКАЧАТЬ баралар иде.

      Соңгы вакытта ул хатын-кызның атлап йөрүен мавыгып күзәтә иде. Шуңа карап, аларның ниндирәк икәнлекләрен аңларга тели, бигрәк тә кораб йөзүдән кайткан чакларда, ирләрен каршыларга килгән хатыннарның уңганмы, ялкаумы, иренә хыянәт итәме, юкмы – шуны аңларга тырыша иде. Шунысы кызык: ире диңгездә чакта, сөяркә табып, никахына хыянәт иткән хатыннарның гөнаһлары турында, иренең үзеннән тыш, диңгезчеләрнең хатыннары хәбәрдар була. Күзәтә торгач, шул хыянәтчел хатыннарның атлап йөрүләрендә Габдрахман җентекләп күзәткәндә генә күренә торган үзара уртаклык тапты. Аларның гөнаһлары атлап йөрүләренә дә языла сыман иде. Хәер, бу тикшеренү кемгә генә файда китерә ала соң?..

* * *

      Габдрахман кухня белән өстәл арасында йөргән кызга дикъкать белән карап утырды. Тән авырлыгы бөтенләй дә сизелми… атлап йөргәндә, бөтенләй дә көч түгелми. Тән уйнату да юк Оксананың аяк атлавында. Аның киенүе дә гап-гади. Кызларның киенүендәге: «Күрегез, минем билем нинди нечкә, арт саным матур, күкрәкләрем ымсындыргыч – мин бит гүзәлнең гүзәле», – дип, ерактан сөрән салып торган гадәти нәүмизлек тә юк иде. Габдрахманны тагын Оксананың татар кызына охшаш булуы дулкынландырды.

      «Бу бит инде – табигый хәл», – дип уйлады Габдрахман. – Украинлыларның тамырларында кыпчак каны да ага. Оксананың татар кызына охшашлыгы табигый… Кызның Одессада һәм Киевта басылган газета битләрендәге фотоларына охшашлы булмавы да сәер иде.

      Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Өстәл уртасында муллык, тормыш канәгатьлеге аңкытып торган ит исе. Чиста итеп юылган биш сай тәлинкә янына чәнечкеләр куелган.

      – Оксана, син менә монда утыр. Габдрахман Бәкерович, сезнең урын да монда, – дип, Юрий Владиславович түр яктагы урындыкларга күрсәтте.

      – Рөхсәт итсәгез, мин Женя янына утырам, – диде кунак кызы һәм ян тәрәзә ягындагы урындыкка барып урнашты.

      Дадонов, савыт-саба шкафын ачып, башта этикеткасына Бахус сурәте төшкән, Италиядә эшләнә торган затлы коньяк һәм кызыл шампан шәрабы чыгарып өстәлгә куйды.

      – Әти, кыстый күрмә, Оксана белән без икебез дә эчмибез, – диде Дадоновның кызы.

      – Минем дә, алкоголь кушып, пилмән тәмен югалтасым килми, – диде Рахманкулов.

      – Нина да баш тартса, берүземә эчәргә туры килә инде, – диде Дадонов.

      – Кызларга ярамаганны син белергә тиеш. Ә сез, Бәкерович, нигә баш тартасыз? – Нинаның сүзләрендә кыстау юк иде.

      – Минем әнием дә пилмән пешерә иде, – диде Габдрахман. – Мин милли гореф-гадәтле гаиләдә үстем. Сугышка кадәр бездә аракы эчү гөнаһ кына түгел, чын-чыннан җинаять санала иде. Бер мәзәк вакыйга истә калган. Әтиемнең Оренбургта яшәүче энесе кайткач, кунак чакырдылар. Өстәлдә зур бәлеш, ат казылыгы, каклаган каз ите. Чәй эчкәндә, бавырсак, бал куялар. Табын тирәсендә басынкы гына әңгәмә бара. Ара-тирә Оренбург кунагы белән әтием һава суларга чыгып керәләр. Бер тапкырында мин дә ияреп чыккан идем, кунагыбызның мунчага кереп киткәнен күреп сәерсендем. СКАЧАТЬ