Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 32

СКАЧАТЬ тирәләре дисәләр, бәхәсләшеп торасы юктыр. Андагы искелек, караңгылык, пычраклык! Боларны күрмәс, җаныңны әрнетмәс өчен, күзеңне йомып, оеп барырга маташасың. Шулай да ара-тирә карашың ачылып китә: яңа бер төзелешме, йортмы барлыкка килгән икән. Берсендә бөтенләй айнып кителде: бер йорт урамга башкалар кебек рәттән тормый, ә почмагы белән чыгып тора, өр-яңа йорт. Өч катлы төп бинасы аксыл кирпечтән өелсә дә, урамга чыккан почмагы карашка ятышлы алсу-кызгылт кирпечтән өелгән. «Өелгән» дию дөрес булмас, өю ул, гадәттә, кирпечкә кирпечне тигез тезеп менү була, ә бу бер кирпеч эчкәрәк кергән, икенчесе яртылаш чыккан рәт. Шундый үзгәлеге белән дикъкатьне тартып ала, яңалык хисе канәгатьлек тудыра. Уйлап тапканнар бит, кемдер иҗат иткән бит! Рәхмәт төшкере. Бар әле, шөкер, бездә дә эзләнүчеләр, уйларга курыкмаучылар, иҗаттан тәм табучылар.

      Тик шул ук урамда… гамьсезлеккә, туң җанлылыкка, калып-штампның чыкылдап торган мисалына янә дә юлыгасың: урам буйлап урысча «Ул. Меховщиков» диелгән. Теләсә кайсы татар «Мехчылар урамы» дими тагын ничек дисен инде. Юк бит урысча гына уйларга күнеккән татар, әнә «Меховщиклар ур.» дигән, шулай дип бөтен урам буйлап язып та килгән.

      Чү, тукта, теге бик тә күңелгә ятышлы алсу-кызыл почмаклы йорт тирәсендә бугай кайбер йортларга «Мехчылар урамы» дип тә язылган бит.

      Ходай Тәгалә адәмнәргә иҗат сәләтен төрлечә биргән шул: берәүгә азрак, икенчесенә күбрәк. Хәер, мондый нәтиҗә ясау да дөрес булмас, без инде үз гаебебезне – ялкаулык, хөрәсәнлегебезне – кемгәдер сылтамыйк, гаепне үзебездән эзләп табыйк.

Хата тоту остасы

      Бер пенсионер бабай без чыгарган календарьда хата тоткан да шуңа гаеплене «җәзалату» өчен нишләргә белми йөри, гаделлек даулый.

      – Тикшердек инде, җаваплы редакторны сүктек, оялттык, сабак алсын дип шелтә дә ясадык.

      – Аз. Катырак җәза бирергә кирәк, башкаларга да сабак булсын.

      – Ул кадәр инде! Кояш 6 да чыгасын ялгыш 5 тә чыга дигәннән нинди зыян килде? Эшкә бер сәгать алданрак бардыгызмы?

      – Юк та соң. Нишләп китә ул хата?

      – Нишләпме? Әйтик, өченче ел календаренда өтер урынына нокта китте ди. Шуны бер тынгысыз пенсионер карт, үзенең «галимлеген» күрсәтеп, редактор өстеннән хат язды ди. «Гаепле» редакторны җитәкчеләр җыелышларга куеп, аның вакытын алдылар, теңкәсен ашадылар, игътибарын төп эшеннән аердылар ди. Ә ул быелгы календарьны эшләп ята. Җитмәсә әле, аңардан игътибарын читкә алып, «Нигә китә ул хата?» дигән сорау да бирәләр.

      Менә шушыннан китә инде яңа календарьда да хата.

Нәрсә ул шагыйрьлек?

      Бер караганда мәгънәсез сорау кебек. Берәү әйтер, тумыштан бирелә торган сәләт, дияр. Хаклы да булыр, чыннан да, кулына каләм алган һәркем язу эшен шигырь сырлаудан башлый. Хәзер мин сиксәнгә җитеп киләм, бөтен гомер язу-сызу белән үткән, төп шөгылем дә язучылык, журналистлык, мөгаллимлек. Тик, дөресен әйтим, үземдә мин чын шагыйрьлекнең «ш» бөртеген дә тоймыйм. Юк, миндә аңа хирыслык.

      Хәер, СКАЧАТЬ