Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 29

СКАЧАТЬ Ошамый аңа биредә, ник килеп кергәненә үкенә, шуңа зәхмәтләнә. Карале, үзем дә аңарга теләктәш түгелме соң? Җитмәсә, бер студентымны күз алдына китердем: теләр-теләмәс кенә укый, җанын кая куярга белмәгәндәй, тегендә-монда бәргәләнә – гел авылны сагына, ярты күңеле шунда…

      Әй, яралы өермә, йөрмә син монда көчеңне әрәм итеп, тынчу почмакларда адашып. Туры гына элдерт шушы урам буйлап. Алда вокзал мәйданнары, аннары Идел өсләре. Дула-дула да чыгып ычкын дәрья киңлекләренә, басу, кырларыңа. Тот үз кыйблаңны, чык тизрәк иреккә. Хәерле юу-у-ул сиңа-а-а!

Күрешү

      Исәнме, кышкы урман!

      Ашыгам сиңа, чаңгыда очам. Тизрәк килеп җитәсе, тизрәк очрашасы килә. Сагындыргансың. Бүген тагын нинди серләреңне ачарсың, нинди могҗизаларыңны күрсәтерсең икән?

      Карасана! Әллә син дә сагынып көткәнсең инде, шундый да ягымлы, шундый да сылу нарат кызлары мине каршыларга юл читенә үк чыгып басканнар. Сөйкемлеләр, тыйнаклар. Шул ук вакытта: «Кыш бабай безгә менә нинди бүләк алып килде», – дип, кершәндәй ак кардан яшел белән каеп тегелгән затлы күлмәкләрен дә күрсәтеп каласылары килә.

      Күрмимме соң! Күрәм, чибәркәйләрем! Сезнең белән бергә сөенәм һәм, чын күңелдән сәламләп, сезгә кул бирәм.

      Әллә-лә! Ни бу?! Мин кул сузам, ә иң алда басып торган нарат кызчыгы миңа… туңдырма суза. Берьюлы бишне! Әйе-әйе. Як-якка җәелеп киткән дүрт ботакның һәм бер үзәкнең очларында озын ылыслардан ясалган биш яшел савыт. Һәркайсында кичә генә яуган, күбек кебек күперенке, бер йомарлам ап-ак кар. Юк, кар түгел, ә морожный – туңдырма!

      Рәхмәт сиңа, нарат кызчыгы!

      Рәхмәт сиңа, урман! Һәрвакыт юмарт син, керсез күңел белән килгәнгә мең изгелек биреп җибәрергә әзер син!

Исәнме, чыршы!

      Урман эче тып-тын. Ник бер җил исеп куйсын да, ник бер кыштырдау тавышы ишетелсен. Салкын һава шундый саф, шундый тыгыз, кычкырып җибәрсәң, тирә-як кинәт кенә пыяла кебек чатнап китәр дә, аның зыңгылдавы бөтен дөньяны тетрәтер кебек.

      Ләкин шундый тынлыкны бозарга кем җөрьәт итәр! Хәтта чаңгылар да кыштырдамый. Алар артыннан бөркелгән каз мамыгыдай җиңел кар бөртекләре, артка калып, яңа эзләргә салмак кына, җай гына түшәлә.

      Тик каеннарның ак бәс сарылган йонлач чуклары шундый тынлыкта да кинәт-кинәт селкенеп, калтырап куя.

      Энә күзедәй генә бихисап көмеш нокталар иртәнге кояшның ягымлы нурларында җемелди-җемелди аска сибелә. Якты болыт кисәгенең берсе көрт өстенә төшеп җитәргә өлгерми, ботактан икенчесе аерыла, аннан өченчесе…

      Аптырарсың, әллә минем кайнар сулыш ботакларга җил булып бәрелә микән, шуңа сибелә микән әллә бу серле энҗе яңгыры? Шулайдыр. Ашкынам шул, хисләремә баш була алмыйча, сабырсызланып алга кабаланам шул. Ник дигәндә, ул да мине көтеп торадыр, ул да мине сагынадыр кебек.

      И-и-и, дөнья, табигатьнең шифалы кочагына кереп алса, адәм баласы бераз гына хыялый да, чак-чак кына философ та булып китә, күрәсең. Нишләп инде урманда үсеп утырган СКАЧАТЬ