Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 35

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Уянып киттем. Күз дә ачылды. Мондый хәл еш булмый – уянып киткәч тә, күзне ача алмыйча, озак ятасың, «ачыл, ачыл, торасы бар бит» дип, аларны әле күпме үгетлисең.

      Бүген менә үзләре ачылган. Тәрәзәгә дә карап алдым. Иртә әле. Биш тә юктыр. Шулай да тәмам уянылган. Нәрсә уятты соң? Читтән тавыш-фәлән дә булмады, тәндә дә авырту-кысталу юк кебек, Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Рәхәт, тәмле уяну бу. Иркәләнеп, җылынып ятасы килү теләге дә чыгып бетте. Торырга кирәк!

      Ә-ә-ә, мине бит язылып бетмәгән эшем уяткан. Шул көтеп тора. Әйе-әйе, тәгаен шул уяткан. Башка эшләр дә бар. Алар да әлеге ашыгыч эшкә, уят, уят, дигәннәрдер.

      Гомерем буена шулай уянган көннәрем аз булмады. Иң рәхәт, иң татлы уянулар бу. Калган көннәремдә дә берүк шулай уянырга язсын.

Сөбханалла

      Җәй буе бөркү. Гарык булдык инде. Суда гына ятасы килә. Анда да беркемгә карамыйча.

      Хатын-кыз тәмам шәрәләнеп бетте. Суда, комда гына түгел, урамда, транспортта, өйдә дә. Кай төшләрен генә ачып куймыйлар да итәкләрен, чалбар, оек балакларын ничек кенә телеп-кисеп бетермиләр.

      Җитмәсә әле, ачык төшләренә, әлбәттә инде, кеше игътибарын, беренче чиратта ирләр игътибарын җәлеп итәр өчен нинди генә ялтыравыклар, хәситәләр тагып бетермиләр, нинди генә буяу, иннек-кершәннәргә буяп чекерәйтмиләр. Тик мондый көнне андый «иҗат җимешләре»нә кемнең генә күз төшерәсе килер икән. Бөркүлектән ми генә миңрәүләнеп калмаган, күңел күзе дә тәмам йомыла язган, бернәрсәгә дә исе китми.

      Тукта, тукта, күңел күзе бераз уянып китеп, ачыла да башлады түгелме? Трамвайга килеп кергән менә бу туташ-ханым башкалардан бөтенләй үк аерыла инде әллә? Нишләп әле ул бүтәннәрдән аерылырга теләгән – шыксыз үрдәк баласы. Бөтенләй аерыла дип инде, нәрсәсе кешечә түгел соң? Бар да үз урынында бит, ачыктан-ачык шәрә төшләре генә күренми. Изүе ябык, аның каруы гади, нәфис, вак чәчәкле, зәвык белән тегелгән җиңел күлмәге аның үз тәненә дә, менә безгә дә салкынча рәхәтлек биреп тора кебек. Толымы артка урап куелган, әмма ул бөтенләй авылча, өлкәннәрчә үк тә түгел – колаклары турысына гына берничә тотым чәч махсус бөтеркәләп төшерелгән, күңелгә ятышлы булып тирбәлеп-тирбәлеп тора. Заманча! Яшьләрчә!

      Йөзенә дә карыйсы килеп тора: юк бит, бернинди кершән, иннек юк. Ирен алсу, кашлар табигый кыйгач, күз төпләре күгәртелмәгән яисә зәңгәрләтелмәгән. Бөтен җире табигый.

      Әллә бераз гына кул да тигәнме – яңак чите әз генә алсуланып киткән түгелме? Әллә тумыштан шулай нәфис, күз явын алырлыкмы?

      Аһ, белмәссең, аермассың, билләһи.

      Карале менә, шушы билгесезлек, шуны ачыклыйсы килү хәлалгыч бөркүдә дә кыз-ханым белән кызыксындыра, аны яратып, сокланып, иренмичә, баш түбәсеннән алып бөтен гәүдәсе буйлап, аяк очларына кадәр карыйсын китерә бит…

      Аяк очлары? Аның хәтта аякларына килешеп торган үрмә җиңел сандалие башыннан бармак очларының күренүе дә шәрәлек түгел, ә матурлык, табигыйлек булып кабул ителә, чөнки тырнакларына СКАЧАТЬ