Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 28

СКАЧАТЬ ат-чаналы озак-озын юлга әти белән чыкканда бабайның җылы толыбына төренеп рәхәт кичүләр! Беркайчан да хафа-казага юлыкмый идек. Ә бүген менә әти туны шундук шыксызлыктан, калтыраудан коткарды.

      Безнең киемнәр дә балаларга җылы, көч, өмет бирерме?..

Җәйдән хәбәрче

      Бер шофёр дустым шәһәр кырыендагы автобазага мунчага чакырган иде. Хуш исле каен себеркесе белән чабынып чыктык та салкынчарак бүлмәдә изрәп утырабыз. Тыныч, рәхәт…

      Ә тышта кышның зәһәр бураны ыжгырып калган иде. Шуны хәтерләптер, инде җан-тән мондагы җылы, тәмле ләззәттән отыры ойый, ойый…

      Шулай да яшәмеш дөньябыздан да бөтенләй аерылганбыз дип булмый – колакка ниндидер бер чең-чең, зең-зең иткән тавыш килгән кебек. Нәрсә тавышы икәнен дә тәгаенләп бетереп булмый үзе, әмма ул колакка керә бара, зиһенне, хәтерне әкренләп уята бара… Карале, күз алдына җәйге тугай, чәчәкләр, эссе көн пәйда була түгелме, хәтта печән исе дә тоемлана бугай, ә колакта…

      Чикерткә тавышы бит! Чикерткә зеңгелди, чеңгелди ләбаса!

      Менә зиһен уянды. Күз дә ачылды. Шуны сизгәндәй, чикерткә дә җанланып китте, зеңгелдәпме-зеңгелди. Йә, рәхмәт төшкере, җан иясе, ничекләр генә килеп эләккәнсең син, бахыр, монда – газ-бензин исе, тимер-томыр белән тулы гараж эченә. Авыл басуларына ашлык, печән-салам ташырга барган машина әрҗәсенә эләгеп, ялгышлык белән килеп төштеңме, әллә авыл өеннән туеп, кала фатирына кызыгып, шофёр абзыйның тән җылыткычына кунаклап, сәяхәткә чыктыңмы…

      Ничек булса да булган инде, тик син барыбер шушы мәхшәри дөньяда да сытылып-басылып калмагансың, югалмагансың. Күр инде, бетон-кирпеч, тимер-томыр арасында да сайрап ят әле!

      Шофёр халкы да синең җырыңнан разыйдыр, моңсу җирдәшем, адәм балаларына өметле, якты хатирәләр бик тә кирәк бит. Рәхмәт сиңа!

Горурлык

      Кышкы салкыннар иде, подвал баскычы астында ят бер кыргый мәче балалады. Баласы терчә иде: баскыч астыннан өскә йөгерә дә чыга, йөгерә дә чыга. Аны саклап, әнкәсе дә кеше күзенә күренергә мәҗбүр. Өстәвенә, баласы үскән саен, аңарга үз сөте генә җитмәсен дә, квартир хуҗаларының үткән-сүткәндә ишек төбенә куйган тәм-томнан баш тартуның мәгънәсезлек икәнен дә төшенде, күрәсең. Кыскасы, ике-өч ай эчендә мәчебез тәмам элеккегә – «өй мәчесе» хәленә кайта язган иде инде.

      Тик тәмам матураеп җиткәч кенә, баласы суга төшкәндәй юк булды: әллә хуҗа табылдымы, әллә кыргый мәчеләрдә баланы, вакыты җиткәч, «үз мохите»нә кайтару гадәте бар идеме…

      Әнкә мәче үзе дә кинәт үзгәрде, подъездда күренмәс булды. Чүп савыты тирәсендә чагылып киткәндә дә, элек үзен, баласын ашатканнарга да исе китми, койрык болгап, ялагайланып аларга якын килми, сырпаланмый, ара саклый иде. Кыяфәт, караш та горурдан. Ул гүя: «Бала хакына гына сезнең алда сырпаланырга, мияуларга мәҗбүр идем, ә болай без андыйлардан түгел…» – дия кебек иде.

Өермә

      Шәһәрдә дә авылдагы кебек чын буран кубар икән! Җилнең шомлы сулышы көчәйгән саен, әлерәк кенә өстән аска ишелеп яуган, кара томанны хәтерләткән СКАЧАТЬ