Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 34

СКАЧАТЬ Шунсыз хезмәт була алмый. Чыннан да, мәхәббәт гамәлендә кешенең кайсы гына әгъзасы җансыз кала икән. Төнен әйтәсе дә юк, көнен дә әллә ни хәрәкәтләнмәгән әгъзалар хәрәкәткә килә, башка вакытта бер төрле булса, бу юлы ул бүтәнчә хәрәкәт ала. Гадәттә, үзеңә генә бәйле хәрәкәтләр аның белән бәйләнештә үзгәрә, икенчегә әйләнә, «аны кайгыртуга» көйләнә, җайлаша, икеләтә артыграк тырышыла.

      Никадәр генә төрлелек кебек тоелса да, бу гамәл үзенә бер катлаулы тәртиптән торуны барыбер сизәсең. Төрле өлешләрдән торган система бит. Табигатьтә аның «өлешләре»н очратасың: торналар биюе, сандугачның өзелеп сайравы, атларның үбешүе, аннары якынаюы… Ә кеше мөнәсәбәте әнә шундый өлешләрнең камил берләшүендә. Акыл, хис, рухи, тән хәрәкәтләренең бөтен бер тәртипле төенләнеше. Йә, тагын нинди эш-гамәл менә шушылай бөтенлекле башкарыла?! Ни кызганыч, вакыт-вакыт без үзебез табигать биргән менә шушы камил тәртип-бөтенлекне өзгәлибез-бүлгәлибез, тәмен җибәрәбез. Урам чатында үбешеп торган парларны күреп, чыннан да, кызганудан башка ни уйларсың. Һәр гамәлнең икеңне дә канәгатьләндерерлек нәтиҗәсе булырга тиештер бит. Ә монда нинди нәтиҗә!

      Бөтен хикмәт шунда ки, әлеге иң камил бөтенлекле гамәлнең нәтиҗәсе дә чын мәгънәсендә могҗиза, җирдә, дөньяда, галәмдә бары бер генә, үзе генә, бернәрсәгә дә, беркемгә дә охшамаган «җимеш» булырга тиеш. Без үзебез – син, мин – барыбыз да, чыннан да, менә шундый җимешбез. Ул нәтиҗә Кеше үзе инде!

Күпсенделәр

      Бер җомгада өч газетта берьюлы зур-зур өч язмам чыкты. Өстәвенә әле шушы атнада университетта халыкара зур симпозиумда доклад сөйләдем. Туры килсә килер икән – «Татарстан» журналында фәнни мәкаләм дә басылган.

      И-и-и, күңелле инде ул үз исемеңне күрү, ни көтелгән газиз «балалар»ыңны күрү, аларны кайта-кайта карый-карый, сыйпарга, үбеп алырга җитешеп дулкынлану-хисләнү, хата җибәреп адәм рисвае итмәделәр микән, балакаемның берәр төшен гарипләмәделәр-бозмадылар микән дип дер калтырап, шул ук вакытта син язган сүзләрне бүтәннәр дә укып мәгълүмат ала, хисләнә, ягъни мин үз ниятемә, теләгемә ирештем бит дип эчке бер горурлану белән укып чыгулар.

      Күп булды бу, артыгы белән түгелме икән. Дөрес, берьюлы язылган түгел, төрле вакытта, төрле халәттә, төрле максаттан язылганнар; кайсы тиз чыкты, кайсы айлар буе ятты. Менә бит басылып чыгуларының бер көнгә туры килүен күр. Хөсетлерәк кешеләргә көнләшергә, гайбәт таратырга да җитә калыр…

      Бу күбрәклекне үзем дә тоям. Бераз уңайсызрак та кебек: берәүләрнеке әнә бик озак чыкмый ятадыр да үз исемен айлар буе күрми интегәдер. Ә миңа менә… Моның арты хәерле булсын инде…

      Күрәсең, мин үзем генә күпсенмәгәнмендер. Менә берничә көннән «Сөембикә» журналы баш мөхәрриренең урынбасары Марат Әмирханов дус шылтырата. Журналның дүртенче санында бер язмам чыгарга тиеш иде, көттем-көттем, чыкмады. Шуны аңлатырга шылтыратадыр инде дисәм, кая ул, сүзен «бик күңелсез эш бит әле» дип башлады бу. Нәрсә булган дисәм, язмамны бишенче санга керткән булганнар да иң соңгы мәлдә, техник сәбәп белән, авторы, ягъни минем исем төшеп СКАЧАТЬ