Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 31

СКАЧАТЬ нечкә хисләр, орынмыйча, кул сузмыйча, сүз катмыйча карап торып та алардан бетмәс ләззәт алып була. Тик без аларга соклануыбызны белдерергә кабаланабыз, артык якын киләбез, артык каты тотабыз, сулышыбыз артык кайнар була. Гүзәллеккә кырау булып төшкәнебезне, ут булып ябырылганыбызны үзебез дә сизми калабыз, дим. Китик моннан, җил, дим.

Сынау

      Беренче кар ул елны көтмәгәндә генә һәм бик күп яуды. «Ябалаклар» шулкадәр куе булып, ишелеп-ишелеп төште, төне буе дөнья соры томанга уралып торды.

      Иртән бары да тынган, табигать авыр йокыга талган иде. Урман аеруча серле тынлыкка чумган, шылт иткән дә тавыш ишетелми. Бер генә ботак та селкенми. Хәер, аларның селкенерлек хәлләре дә юк, һәркайсында, хәтта җептәй нәзекләрендә дә эшләпә-эшләпә кар кисәкләре өелеп тора. Һава шулкадәр җылы, дымсу, ботаклардагы әлеге «эшләпәләр» кар кисәкләре түгелдер, ә суга манчып-манчып ыргытылган авыр мамыклардыр кебек тоела иде.

      Яшь наратларга бигрәк тә кыен. Алар хәтта үз кыяфәтләрен югалткан, кар көртендә басып торган ак аюларны хәтерләтә. Ылыслы ботаклары сыгылып-бөгелеп килгән.

      Кинәт авыр тынлыкны бозып, чырт иткән тавыш ишетелде. Бераздан шундый ук тавыш тагын кабатланды. Ботаклар сына түгелме? Сыналар бит!

      Куллар үзеннән-үзе нарат кәүсәсенә үрелә. Менә эре-эре кар йомгаклары аска коела, ә ылыслар, күңелле тырпаешып, өскә атыла. Ә мин тизрәк – икенче агачка. Аннан – өченчесенә. Тагын, тагын… Юеш кар җиңнәргә, яка эченә тула.

      Кинәт килгән уйдан айнып китәм. Тукта, нишлим әле мин?! Бөтен урманны шулай селкеп чыгып буламыни? Акылсызлык ич бу. Ә сынган ботаклар? Аларны кем кызганыр, кем коткарыр? Кызыксынып, берсен кулга алам. Корыган ботак ич бу! Агачның гарип, артык әгъзасы.

      Димәк, табигать аны белеп сындыра. Димәк, ул үз балаларын менә шушылай авырлык, кыенлыклар белән сыный. Урман көр, таза булсын, һавасы саф, сулары чиста булсын өчен сыный.

Эзләгән җанга җим табыла

      Яңа кунакханә тирәсе әле бушлык. Җәен аны әрекмән баскан булган. Әлегә тигәнәк куаклыгын кар да күмеп китә алмаган. Шунда чыпчык халкы чыркылдаша.

      Нишлиләр икән дип, тәрәзәдән карасам, берсе тигәнәк очына менеп, сикереп-сикереп ала икән дә, шуннан чүп-орлыклар коелып, аны җил читкә сипкәч, бер көтү чыпчык каты карда сикерешә-сикерешә чүпли икән. Аннары икенче чыпчык чираттагы тигәнәкне тузгытып ала…

      Таба табигать үз балаларын яшәтү җаен.

      Эзләгән җан беркайчан да ачка үлмәс.

      Илһам. Иҗат

      Илһам килде.

      Ак кәгазьгә

      Яшьләр тамды.

      Җыр язылды.

      Зар язылды.

      Җан сызылды.

Илгөлем

Илле минут изгелек

      Яңа елга кергәч, Татарстан радиосында бер реклам дикъкатьне җәлеп итте: радиога илле минут вакыт өстәгәннәр икән, шуны шимбә көнне элеккеге әдәби-музыкаль тапшыруларны кабатлауга бирәчәкләр икән.

      Моңа игътибар итүнең, хәтердә калдыруның сәбәбе реклам текстының башкалардан аермалырак СКАЧАТЬ