Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 25

СКАЧАТЬ – Улым әйбәт минем, киленем шуңа күрә әйбәттер, – диде.

      Ике апа, бер-берсен аңлап, келт-келт көлешеп алдылар.

Бабай дәресе

      Сәгать телен күчерә башлаган идем, кечкенә Гөлназ килеп җитте.

      – Кирегә таба бора күрмә, – ди.

      – Нишләп?

      – Бабай кушмый. «Менә син урамнан атлап барганда, аягыңнан кирегә тартсалар нишләрсең? Егылып, гарип булырсың. Сәгать тә ватыла», – ди.

Ачы гыйбрәт

      Санаторийда бер агай ачылып китеп, өзгәләнеп сөйләде: «Хатының никадәрле генә аңгыра, ялкау, булдыксыз булмасын, аны балалар алдында сүкмә, тел тидермә икән. Дүрт бала тәрбияләдем, хәзер мине берсе-бер хөрмәт итми, кешегә дә санамый. Бары әниләрен яхшылык теләп сүккән, өйрәткән өчен генә».

      Кышның бәс бөртекләре

      (Бураннарың белән кил син…)

      Соры болытлардан ак кар ява.

      Кар түгел, юк,

      Күк шулай сөйгән җиренә

      Туңмасын дип тун яба.

Венера Туктарова

Кәринәгә, күчтәнәчкә

      Кәринә, кызым, исәнме, онычкым! Сиңа, әти-әниеңә, башка туганнарга, бакчадагы дус-ишеңә, бөтен Мәскәүгә барыбыздан да күп сәлам. Без исән-сау. Сезне генә бик сагынабыз, кайчан җәй җитәр дә, кайчан тагын авылга кайтып, бергә-бергә шунда яшәрбез дип көтәбез.

      Мин инде түзә алмадым, кыш булса да, авылга кайтып килдем. Өйне җылыттым, арканы җылы мичкә терәп, тик язып утырдым. Чыккалап, кар көрәдем, песнәкләргә син көздән җыеп калдырган карбыз орлыкларын салдым. Рәхмәт әйттеләр.

      Синең бит әле кыш көне авылда булганың юк. Хәзер авыл үзенчә матур. Мин сиңа да берничә «күчтәнәч» салам – парча-кәртинкәләр. Син инде татарча да шома укыйсыңдыр, үз телебезне онытмагансыңдыр. Мәскәү дусларыңа да өйрәтәсеңдер әле.

      Исән-сау торыйк та, җәйләр тизрәк җитсен дә, авылыбызда очрашырга язсын дигән теләктә калучы Илдар бабаң дип белерсең. Сау бул!

Юри калдырган инде?

      Тышта салкын, өйдә җылы. Рәхәт. Тыныч. Баш күтәрми яз да яз. Тик һаман онытылып бетеп булмый, тәрәзәгә карыйсы килә. Нәрсә тарта? Урамда да, ишегалдында да ап-ак көртләрдән башка берни юк лабаса. Әллә тәрәзәнең аскы өлгеләрен каплаган Кыш бабай бизәкләре дәшәме? Чыннан да, күз явын алырлык нәфис нәкышне хәтерләткән тылсымлы сурәт үзенә тартып тора.

      Шулай да караш бераздан урамга күчә. Торып, тәрәзә янына киләм. Йә, нәрсәм калган инде шунда?

      Бөтен дөнья ап-ак. Өй каршындагы рәшәткә аратасы да мамык шәл-якадай кар гирляндасы булып салынган; багана башларында чалмадай ак бүрекләр. Көрттән очлары гына күренгән рәшәткәләр дә, гөләп ботаклары, коелмый калган берничә коры яфрак та кершәндәй ак карда бик очлы чем-кара карандаш белән төгәл сызыклардан сырланган рәсем диярсең.

      И-и-и, тегесе нәрсә тагы? Кып-кызыл бер төер җемелдәп ята бит. Ә-ә-ә, менә нәрсә баядан бирле дикъкатьне тартып торган икән: өлгереп тулышкан, инде җәүһәр ташка әверелгән гөләп бөртеге. Бөтен аклы-каралы шушы хәятта кып-кызыл ялгыз бөртек. Бер чибәрнең муенсасыннан төшеп калган рубин мәрҗән бөртеге диярсең. Кар яктысында ул бигрәк җете СКАЧАТЬ