Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 24

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Бер яңа йорт янында иптәшемне көтеп тора идем, туптай тәгәрәп, дүрт-биш яшьлек кызчык килеп җитте. Бит очлары – алмадай, күзләре – чыкта җемелдәгән ике шомырт бөртеге. Аларда әйтеп бетергесез шатлык һәм өстәвенә хәйләкәр генә эчкерсез елмаю балкый.

      – Минем гөлләрем бар, әйдә, карыйбыз, – диде ул, кулымнан кыю гына тотып.

      Киттек. «Гөл» дигәне йорт стенасы белән асфальт тротуар арасында калкып чыккан чирәм кыягы икән. Тирә-якта әле кар ятканда кояшта елмаеп утырган бу беренче яшеллек, чыннан да, бала күңелен чиксез сөендерерлек иде шул. Аңа карый-карый сөйләшеп тә киттек.

      – Исемең ничек әле синең?

      – Фәридә ич! – Шунда ул үзе белән сөйләшергә теләвемне сизеп алды бугай. – Әни дә өйдә бүген, пилмән пешерә әле, – дип тезде.

      – Ял көне шул. Әтиең дә өйдәдер әле?

      Бу сорауны нигә биргәнемә мин әле дә үкенеп бетә алмыйм. Баланың башы кинәт иелде, әмма карашы аның бу юлы яшел кыякларга түгел, ә буш асфальтка текәлде.

      – Әти юк минем, – диде ул акрын гына, – бүтән апа белән киткән.

      Ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калдым. Әмма, бәхетемә, Фәридә миннән кыюрак булып чыкты.

      – Ә сезнең кызыгыз бармы?

      – Кызым юк шул, улым гына.

      – Ә улыгызның әнисе бармы?

      – Бар, әлбәттә.

      Кызчыкның башы тагын иелде.

      И-и-и, сабый! Үзе дә белмәстән, ул минем башкачарак җавап бирүемне көткән, күрәсең. Тәнемә салкын йөгерде, тамакка авыр төер утырды. «Әй сез, таш йөрәкле әтиләр, кайда йөрисез!»

      – Ә аның каруы минем әбием бар, магазинга гына китте әле, – дип, Фәридә мине яңадан авыр хәлдән коткарды.

      Улымның берүзенә ике әбисе булса да, бу юлы мин алдашмый булдыра алмадым.

      – Минем улымның әбисе юк шул, – дидем.

      Фәридә, тынычланып, кабат «гөле» янына чүгәләде. Мөлдерәмә «шомырт бөртекләре»ндә яңадан очкыннар уйный башлады.

Фикер офыгы

      Бакча өенең өске катына менә торган баскыч ясыйм.

      Басма араларын күпмерәк калдырырга соң? Алай үлчим, болай чамалыйм – үз адымыма көйлим, хатынныкын, балаларныкын да онытмыйм; гаиләдә кем бар, барысының да менәсен-төшәсен күз алдына китерергә тырышам. Уйламадым түгел, кыскасы.

      Күрше дә бакчасына килгән икән. Кыш буе күргән юк иде, хәлен белергә булдым. Ул инде өенең өске катын өлгерткән дә икән. Баскычына игътибар иттем. Аралары бигрәк якын, тезеп-тезеп куйган.

      – Нигә болай куе? – дим.

      – Шулайрак булды бугай шул, – ди. – Үзебезгә, бәлки, бик кулай да түгелдер, бала-чага менеп йөри башласа инде?..

      Менә ничек! Аның да малае бар. Өйләнмәгән әле өйләнүен. Әмма ул аның өйләнәсен, оныклары буласын, шушы баскыч буйлап мүкәләп-мүкәләп менеп китәселәрен күз алдына китергән.

      Минем дә малай, кызлар бар да бит…

Әтисез уйнап үстек

      Карале, мин бит бала белән сөйләшә, уйный белмим икән.

      Ир кеше, берәр нәрсәне хәл итә алмыйча килеп төртелсә, әти ничек итә иде дип хәтерли башлый.

      Мин дә әтине искә төшерергә тотындым. Әмма булмады – мин уйный торган вакытта әти безнең белән түгел иде СКАЧАТЬ