Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 49

СКАЧАТЬ «Адәми зат, совет кешеләре токымыннан булган Ибрай», – дип язганына Фаршатов башта сәерсенгән иде дә, хакимият башлыгының сөенечле карарын исенә төшереп: «Ярамаган тагын. Бу наданнар ни сырламас. Барыбер архивка», – дип уйлады. Аннары Яуш белән Шәмсуарга гына:

      – Ә сез «нәкъ үзе!» дип торган буласыз тагын. Ялган шаһитлык торуга статья барлыгын исегезгә төшерергә мәҗбүрмен, – дип пышылдады.

      Үз аяклары белән килеп кергән кешеләрне буш чыгарып җибәрүне килештермичә, шуның өстенә авыл Советы рәисенең һәрчак кирәге барлыгын исәпкә алып, милиционерның җай чыкканда аны-моны күрмәмешкә салыну ихтималын өмет итеп, ә инде район кешесенең үз чиратында боларның икесенә айдан төшкән бәхет шикелле кадерле икәнлеген искәреп, Гаҗилә:

      – Чәй эчеп чыкмыйсызмы соң? – диде. – Яңа суйган сарык бавыры кыздырырга куйган идем.

      Сәтимҗан Фаршатовның конус борыны җилнең кайсы яктан исә башлаганын гына түгел, ә бәлки исү ихтималы икәнлегенә дә үтә сизгер иде.

      – Әйтәм ич, – диде ул Яушка. – Бармакны сакларга кирәк. Аеруча шешә ачканда.

      Яушның исә кешеләрнең, аеруча түрәләрнең тел тегермәне кайсы якка тарта башлавын нәкъ кирәк вакытта чамалап алу гыйлеме бик тирән тамыр җәйгән иде. Ул авызыннан әллә этрусклар, әллә эсперанто теленә тартым бер шартлы ымлык әйтүгә, Гаҗилә, мунча алачыгына кереп китеп, икенче колгадагы түрдән өченче пар каен себеркесе астына чумды да, бугазыннан сүс бау белән эленгән шешәне алъяпкыч астына яшереп, шул ук вакытта чакырылмаган кадерле кунакларга бик белендереп алып чыкты. Яуш, аңа карап, уң күзенең чигәдән икенче керфеге кагуыннан «Анда тагын берәү бар әле» – дигән мәгънәне чамаларга өлгерде.

      – Бөркү, – диде Фаршатов.

      Сарык түшкәсенең канлы муенын комган борыныннан җылы су белән юып маташкан Ибрай:

      – Бакчага узыгыз, иптәш тикшерүче, – дигән тәкъдим ясады. – Анда ышык, җиләс.

      – Тикшерүче түгел ул, бүгеннән район прокуроры урынбасары, – диде Яуш. – Име, Сәтимҗан Туфанович?

      – Алай булгачыннан соң бигрәкләр дә шунда узыгыз инде, – диде Гаҗилә. – Ә мин корсак итеннән шулпа куйыйм.

      Ян бакчага узып, карт бер алмагач төбендәге өстәл, аның ян-ягындагы эскәмияне бәхетле иттеләр. Кунакларның хозурлыкка зарыккан җаннарын бавыр белән суган турап, майда кыздырылган хуш исле ризык белән мунча исе килеп торган эчемлек назлады. Гаҗиләнең уң күз кабагындагы икенче керфек кагып юраганы юш килгән бер мәлдә, милиционер Шәмсуар Сөләйманов күрше Байгыш Тәфкилнең койма ярыгындагы соры күзе уйнаклавын абайлап алды. Ул Австралия аборигеннарының «Йә-ми-мү» кабиләсендә генә кулланыла торган бер ишарә ясауга, Тәфкилне ай күрде, кояш алды. Ә ул югыйсә «Шүрәле» балетын карап кайту белән бүләкләнүчеләр исемлегенә каравылчыларның алгы сафында торучы буларак теркәлгән иде.

      Өлкән тикшерүче вазифасының вакчыллыгыннан азат ителеп, прокурор урынбасары сыйфатында җәмгыять колы сурәтенә керә барган Фаршатов, балта белән уеп ясалгандай йөзенә тимер ныклыгы төсмере чыгарырга теләп:

      – Менә сез, ни әйтсәң дә, «нәкъ үзе СКАЧАТЬ