Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 48

СКАЧАТЬ Берни, беркем булмаган.

      – Сөйләүләренә караганда…

      – Карама, – дип бүлдерде аны башлык. – Син артка карама, алга кара. Ә алда яңа сайлаулар тора. Аң булыгыз, – диде ул, һәммәсенең күкрәгенә чиратлап бармагы белән төртеп чыгып, – әгәр дә мәгәр Ибрай Зәкуановның чабылган башы нигезендә җыен әтрәк-әләмгә альтернатив сайлаулар үткәрергә җирлек калдырсагыз, үз башларыгыз очмагае. Кыскасы, иптәш Фаршатов, кем, кайда, кайчан – әһәмияте юк. Йом!

      Читләр алдында югары вазифасы, һөнәри горурлыгы кимсетелгән дип санаган өлкән тикшерүче:

      – Мин – объектив тикшерүче, – дип башлаган иде дә, хакимият башлыгы, кырт бүлдереп:

      – Түгел. Син өлкән тикшерүче түгел. Син – район прокуроры урынбасары, – диде дә арты белән машинасының ачык ишегеннән утыргычка кереп чумды, шуннан соң гына башын суырып алды. – Уңышлар телим!

      Аның тикшерүче, ә хәзерге мизгелдән район прокуроры урынбасары машинасына былчырак чәчрәтеп, авыл урамы үре артына күмелгәнен дәшми генә карап калдылар.

      Тамагын кырып алгач, Фаршатов вәкарь белән:

      – Бөтенегез аңладымы? – дип сорады.

      – Аңладык, иптәш өлкән тикшерүче, – диде Яуш.

      Фаршатов, аның галстугы төенен турылап, кысып, асылда, кыегайтып:

      – Түгел. Район прокуроры урынбасары, – диде ул, аны төзәтеп.

      – Нәкъ үзе, – диде Яуш.

      Участок милиционеры Шәмсуар Сөләйманов:

      – Үзе, – дип кабатлады.

      Алар, милли нәкыш үрнәге булырдай, теләгән сурәттә, Эрмитаждыр, Луврдыр ише музейларга куярлык, теләсәң, «Сотби» аукционына куеп сатарлык дәрәҗәдә боргычлап, үреп чүкелгән келәне кайтарып, кече капкадан Ибрайларның ишегалдына үттеләр. Гаҗилә баздан чыгарылып, кояшта киптерергә дип таратылган бәрәңгеләрнең иң эре, иң тазаларын аера, ә Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Ибрай Зәкуанов сарык суйган, аны лапас өрлегенә бәйләнгән тияккә асып тунаган, күгелҗем-миләүшә төсендәге эчәкләрен озынча тагаракка савып төшергән, хәзер исә алсу үпкә арасындагы йөрәгенең ашарга ярамый торган юан тамырларын, кан кудыргыч мендәрчекләрен кисеп алып, әле сырпаланып йөргән эткә, әле аяк астында буталган аклы-каралы симез мәчегә ыргыткалый иде.

      Кызык, аларның чакырылмаган кунакларга исе китмәде. Илаһи «Шүрәле» балетын алып барып күрсәтү белән бүләкләнгән хезмәт ияләренең төп исемлегенә алар да кертелгән. Барган-барган берочтан олы уллары Зарифҗанга кечкенә генә күчтәнәч булсын дип тырышулары икән. Югыйсә инде менә җиде ай буена учларын акча заты кытыкламый, ә автобуска түләү кыйммәт, шуның өстенә кырыгынчы заводта слесарь булып эшләүче Зарифҗан, инфляция кимереп, шыр сөяккә калдырган хезмәт хакын былтыргы өчен яңа гына бирделәр, дип хәбәр салган. Шушы йорт ияләре кебек үк, бу вакытта әлеге исемлеккә кертелгән һәркем бала-чагаларына, туган-тумачаларына атап, карт әтәчтер, кыртлый тавык, бәбкә чыгармаган ана каз, үрдәктер чалу, йоннарын йолку, бәрәңге тутыру, сөт аерту. «СССР тарихы», «ТАССР тарихы», «КПСС тарихы», «Атеистка ярдәмгә» ише кирәге бер тиенгә калган китап битләренә тавык йомыркалары төрү белән мәшгуль иде. Хәллерәкләре, Ибрай СКАЧАТЬ