Название: Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь
Автор: Фарзана Акбулатова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Каләмнәр туганлыгы
isbn: 978-5-298-03933-8
isbn:
Самат белән Кәбир уазикта күрше районнан кайтып килә. Кәбир руль артында. Мираска якынлаша башлагач, күз кырые белән генә дустына карап алды.
– Мирас аша турыданмы, әллә сырттанмы?
Самат бер секундка гына уйланды. Аннан бик кискен генә җавап бирде.
– Туры!
Кәбир мәгънәле генә әйтеп куйды.
– Мирас аша?! Шулай икән, шулай булсын…
Авылга җитәрәк, Кәбир машинасын кинәт кенә туктатты.
– Кара-кара, анда бер машина ауган түгелме?
Самат атылып килеп төште:
– Кайда соң шофёры?
– Бу бит Талип машинасы!..
– Кем?! – Самат җавапны да көтми чокырга таба атылды. Дөрес сизгән. Әнә шунда ята! Ике дус көч-хәл белән ирне өскә сөйрәп чыгардылар.
– Үлгән шикелле… – диде Кәбир.
Самат муен тамырына басты.
– Юк, тере. Тизрәк авылга!
– Үлсә, сиңа ни…
– Тот аягыннан! Тиз бул!
Энесен мондый хәлдә күргән Раилә апаның коты очты. Сәер авазлар чыгарып чәбәләнә башлады. Самат кул селти-селти фельдшерга барырга кирәк икәнен чак аңлатты. Әби белән Кәбир фельдшер артыннан киткән арада, Самат Талип абыйның юеш киемнәрен салдырды. Аягын юды. Өстенә япты. Шулвакыт Талип абый күзләрен ачты. Карашлар очрашты. Әллә нишләде Самат. Кинәт тураеп басты да чыгу ягына юнәлде.
– Улым, – диде хәлсез тавыш белән Талип. – Рәхмәт.
Самат тукталды, бер-ике секунд шул килеш басып торды да кинәт артына борылды. Тишәрдәй итеп Талип абыйга карады. Көйдергеч караш иде бу. «Син мине бәхетсез иттең. Әмма барыбер нинди генә СКАЧАТЬ