Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 10

СКАЧАТЬ кулын сузып торган икенче апаныкы тагы да тәмлерәктер төсле тоела. Әти дә бит әнә ашыктырмый. «Кабаланма, улым, ашыкма. Базарда ашыгырга ярамый, сайлап алырга кирәк әйберне. Өйгә кайткач, кызарырга туры килмәслек булсын. Кара инде, безнең абый прәннек тә сайлый белми икән дип әйтерлек булмасын», – дип, акыл биреп йөри. Ашыктырмый, кәефе әйбәт, күңеле көр.

      Һәр сатучыдан берәр прәннек авыз итеп йөри-йөри инде аяклар арыды, әмма тамак туймый икән һаман. Прәннек сатучыларның очы-кырые юк, офыкка тикле те- зелгәннәр. Барысы да минем исемне белә, барысы да прәннек яратканлыгымны белә. «Алыгыз, ал…» – дип, һаман чакырып торалар. Ниһаять, чираттагы прәннек сатучы янында тукталдык. Прәннекләре чәчкә сыман алсу, әллә нинди тәмле хуш ис аңкып тора үзләреннән. Авызга капкан идем – эреде-китте, телемне йотканмын дип торам.

      – Әти, – дим, – әти, алыйк шунысын.

      – Күпме алыйк икән соң? – ди әти.

      – Күп итеп алыйк, әти. Күп итеп… Бөтен туганнарыма җитәрлек булсын. Күрше малайларына да берәрне бирербез, ярыймы, әти…

      Әти елмая, аның кәеф яхшы. Минем сүзләремне хуплап, «ярар» да «ярар» гына дип тора…

      Ах ул прәннек! Мин андыйны күпме дөнья гизеп тә очратмадым. Әле дә эзлим, әле дә таба алганым юк андый прәннекне.

      – Улым, тор әле, тор, – дигән тавыш ишетелде шунда.

      Аягүрә базар буйлап йөри идек бит югыйсә. Ә монда «тор» дип дәшәләр. Кайсы чын иде дә, кайсы түгел – озак кына аңыша алмый тордым.

      – Тор инде, улым. Адаштык бугай без, тор әле.

      Бусы әти тавышы иде инде. Күзләремне ачып җибәрсәм, мин бөтенләй Өчиле базарында түгел, чана башында толып астында йоклап ятам икән бит. Җил улый… Толып астыннан башымны чыгарган идем, йөземә кар өермәсе килеп сыланды. Ат туктаган. Чана да тик тора. Сыер чанага ук килеп терәлгән, башы минем аяк очымда гына. Яшьле күзләрен мөлдерәтеп, моңсу гына миңа карап тора. «Нинди ният белән йөрисез, кая алып киттегез инде сез мине?..» дип әйтүе идеме икән.

      – Әти… Әти, син кайда? Нәрсә булды? Без нигә туктап торабыз? – дип тавыш бирдем, саташу катыш курку белән. Җавап ишетелмәде. Мин торып ук бастым. Ян тарафтан китереп сылаган кар өермәсе һәм ачы җил чак аяктан бәреп екмады, чана үрәчәсенә генә тотынып калдым.

      Ул арада шул өермә артыннан бер шәүлә төсмерләнде. Якыная төшкәч, мин шундук аны танып алдым, әти булып чыкты.

      – Тордыңмы, улым, – диде ул, күз керфекләренә һәм битләренә сыланган ак карны күшеккән куллары белән сыпырып төшереп. – Күз ачкысыз буран чыкты бит әле менә. Ат юлны югалтты.

      «Юлны югалту» дигәннәрен ишеткәнем бар иде барын, әмма моның тәгаен ни аңлатканлыгын белеп бетерми идем.

      – Нәрсә, без әллә адаштыкмы? – дип сорадым, хәвефләнеп. Адашуның ни икәнлеген беләм. Кыш көннәрендә авыл җирләрендә бөтен хәвеф-хәтәр буранда адашуга бәйле була. Әле бер, әле икенче авылдан килеп тора иде андый хәбәрләр. Шул кышны гына да Яңа елга каршы кичне Урта Кирмән белән СКАЧАТЬ