Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 6

СКАЧАТЬ һәм, борынын тарта-тарта, өйләренә таба атлады. Аркан белән тарталармыни – үзе атлый, үзенең күзе чиялектә. Әти, елмаюын яшерә алмыйча, аңа серле генә күз кысып ала. Айдар да, килештек дигәндәй, авызын ерып җавап бирә. Бәрәңге сабакларына абынып-сөрлегеп алгач, миңа телен күрсәтеп, йөгереп кереп китә. Кара син аны… Бер дә үзенә күрә түгел.

      Кичен, әти белән әни йокларга яткач, бер ялгызым урамга чыгып уйланып йөрдем, балачак хатирәләрен барладым. Күңелдә әйтеп аңлату түгел, үзем дә тәгаен генә төшенә алмаган каршылыклы уйлар чуалышып беткән иде. Аларның берсен сүтәм, очына чыгам дип тотынасың, икенчесе бәреп керә, аны яңасы бүлдерә. Әти-әни янына, туып үскән җиргә кайтып, шулай тинтерәп йөрү сәер, әлбәттә.

      Кеше күзенә чалынасым килмәде, шыпырт кына бакча артларын, су буйларын, тар тыкрыкларны урадым. Тәрәзәләрдә берәм-берәм утлар сүнде. Соң гына, мөгаен, иң соңгы булып Гайнулла абыйларның верандасы да караңгылыкка чумды. Балачакны кайтарырга теләгәндәй, печәнлеккә менеп яттым.

      Күзгә йокы керми газаплады. Тынлык газаплады. Ялгызлык газаплады. Хәер, тынлык дигәннең дә үз авазы бар икән – каяндыр чикерткә тавыш биреп ала, сыер күшәгәне ишетелә, кетәклектәге тавыкларның, тигезлек сакларга теләп, кузгалышып алуына кадәр колакка керә. Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала.

      …Иртәгә юлга. Калага. Гаиләмә һәм күңел үз иткән эшемә. Нигә сагышланырга соң, бары да анда ич. Бары да анда!.. Ә күңел сыкрый, җанга тынычлык юк. Ә дөнья тып-тын. Ул да түгел, шыгырдап өй ишеге ачылганы ишетелә. Тагы тынлык, аннан капка келәсе шылтырап ала. Тагы тынлык. Тагы келә шылтырый, ишек шыгырдый…

      Шулай озак, бик озак ятканнан соң гына, хуш исле печән түшәлгән сәндерәдән торып, ишегалдына, капка төбенә чыгып утырам. Сискәнеп куйганымны абайламый калам. Капка төбендә әни икән.

      – Бүген үк китәсеңмени инде, улым, и-и-и бала…

Кама урман хуҗалыгы, 1985

      Безнең әниләр бәхете

      Туксан икенче елның февраль башлары иде булса кирәк. Россия Югары Советы делегациясе белән Австралиянең Сидней шәһәренә очып килдек. Мәскәүдә егерме-егерме биш градус салкын кыш, кар-буран озатып калды. Ә монда җәйге челлә икән, җылылык утызлар чамасында. Көнозын кояш кыздыра, дымлы океан һавасы, бөркү. Тын океаннан уелып кергән бухта янәшәсендә урнашкан «Корольләр» кунакханәсендә яшибез. Кичләрен-иртәләрен, бу ерак һәм серле шәһәрнең әкияти манзарасына хәйран калып, бер сәгать – сәгать ярымнар җәяүләп йөреп керәбез.

      Бухтада – диңгез порты. Дүрт-биш катлы гигант кораблар үтеп-сүтеп кенә тора. Берсе килә, икенчеләре китә. Тормыш кайный, халык мыжгып тора. Кая карама, анда чисталык һәм пөхтәлек. Ник бер шырпы кабы яисә тәмәке төпчеге ташласыннар икән. Агачлар аллы-гөлле шау чәчәктә утыра, кошлар сайрый. Юл читләрендәге клумбалар да тоташ гөл һәм чәчәктән гыйбарәт.

      Янәшәбезгә килеп тукталган чираттагы диңгез корабы җәлеп итте игътибарыбызны. Үзенең аклыгы, зурлыгы һәм зәвыклы бизәлеше СКАЧАТЬ