Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…. Ринат Мухамадиев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути… - Ринат Мухамадиев страница 5

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Инде, әти, сез дә үкенсәгез, безгә ни кала? Сугышның башыннан ахырынача танктан чыкмагансың… Көн дими, төн дими эшләгәнсез. Алты бала үстереп, кеше иткәнсез, һаман нидер җитмәгәндәй кыланасыз. Күпме куарга була дөньяны? Сатыгыз да өйне, йөрегез кунактан кунакка, ил буенча, моңа гына хакыгыз бар дип беләм!

      – Акыллы сүз әйттем дип ялгыша күрмә, улым. Андый киңәшләрегезне туксан тугыз тапкыр ишеткән. Ләкин хет берегезнең менә шушы болындай өй хакында, ата-баба нигезе хакында, аның киләчәктә кем кулына калуы турында уйлап караганы бармы-юкмы?.. Менә шушы нигездә гомер-гомергә бабагызның бабалары яшәп, өй тутырып бала-чага үстергән… Әле әти белән әни мәрхүмнәр җүнләп укый да белми иде… Ә сез алтыгыз да югары белем бетереп, таралышып беттегез.

      – Әти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермиләр, алалар…

      – Син белгәнне мин киптереп элгән, улым. Алган кеше кайта ул, ә сез бетердегез. Бетердегез дә киттегез, оныттыгыз!

      – Соң, әти, укы диюче, кеше булыгыз диюче үзең идең…

      – Дисә, – дип куйды ул шундук, сабырсызланып, – сезгә җирдән аерылыгыз димәгән бит…

      Шулчак ачык тәрәзәдән бер баланың елавы ишетелде. Берәр хәл булдымы әллә дип, тастымалга кулын сөртә-сөртә, әти ишеккә юнәлде. Чарасыз, хәрәкәтсез утырудан котылуга шатланып, мин дә аңа иярдем.

      Тавыш күрше Гайнулла абыйлар бакчасыннан икән. Киленнәре, әле һаман безне абайламыйча, дүрт-биш яшьлек малайны орышыпмы-орыша.

      – Ничә әйтергә була ә, күпме әйтергә?! Ник керәсең кеше бакчасына! – дип, малайга кычыткан белән яный. Ә тегенең, орчык кадәр генә булса да тәҗрибә бар, ахрысы, әнисе кычытканны якынайтырга өлгерми, «чырый»лап кычкырып җибәрә. Билгеле инде, болай иткәч, кычыткан эләкми кала. Үзе елагандай итә, ә күзендә яшьнең бөртеге дә күренми.

      – Нәрсә булган, нигә җылатасыз күршене? – дип сорарга өлгермим, әнисе ялт кына карап ала да башын күтәрә. Иелгәндә, ташып чыккан күкрәкләрен каплап, кабалана-кабалана, җиңсез, кыска күлмәгенең итәкләрен тарткалап ала һәм, тиз генә борылып, ни әйтергә дә белми аптыраган хәлдә, бакча капкасына таба «йөзеп» китә. Куе яшел төстәге бәрәңге сабаклары аның тулы, тыгыз балтырларына уралырга теләгәндәй дулкынланып кала.

      Ул арада әти килеп җиткән, ул рәшәткә аша гаҗәпләнеп карап торган нәни күршесенә эндәшә:

      – Нәрсә, Айдар, бурлыкта эләктеңмени?

      – Җук, Мөхәммәтсапа бабай! Сезнең чиянең тәмен генә татып караганыем.

      – Ничек соң, тәмлеме?

      Малайның авызы ерылып китте. Борынын тартып алды да гел үз итеп сөйләшә башлады:

      – Тәмле булмаса ашамасыем. Мин гел тәмлене генә яратам…

      – Соң үзегезнеке тәмле түгелмени?

      – Җук, безнекен җыялар бит. Ә сезнеке мәмрәп пешкән, ашаучыгыз да җук. – Айдар, рәшәткә янына ук килеп, кара янып пешкән тагы бер чияне өзеп авызына капты. – Сезнең чиядән дә тәмлерәк әйбер дөнҗада җук, Мөхәммәтсапа бабай. Әни генә менә ачулана да ачулана, кычыткан белән куркыта… Ә мин аны җылап куркытам.

      – Нигә СКАЧАТЬ