Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 39

СКАЧАТЬ үсеп килгән саен, Исламгали агай мондый «капка төбе лекцияләрен» сирәгәйтте. Лекциянең соңгысы менә монысы булды, ахрысы. Авылда сугыш ордены икәү булган кеше бер Исламгали агай гына иде, көннәрдән бер көнне Кызыл Йолдыз орденын кайда, ничек алуын сораша башладылар.

      Монысында ул баштарак дөресен сөйләде, ахрысы.

      – Маршал Жуков үзе бирде, күкрәккә адъютанты такты, – диде. – Украинаны азат иткәндә. «Тел» алып кайттык – шәп күркә эләкте, офицер. Ну да ләкин «тел»гә тилмергән идек инде. Һөҗүм алды – Мәскәү фронт командующиен кыса, тегесе – дивизия штабын. – Давай «тел», – диләр. Шуннан башка һөҗүмгә тотынырга ярамый. – «Тел» кирәк, «тел», – диләр. Ә аларның кысуы, түбәнгә төшә-төшә, миңа килеп терәлде. Миңа һәм дә бер урыс егетенә. Костромадан – Фёдор Шарапов. Таза инде менә – бер ашаганда дүрт пурсы ботка, бер кирпеч ипине ишеп кенә куя. «Полтора Ивана» дип йөртәләр иде үзен. Шуның белән чыктык теге якка. Шәп «кош» алдык. Кайтканда Фёдорым яраланды, аны тиз генә кыр госпиталенә озаттык. Сөйләделәр: маршал Жуков үзе кереп орденны тегеңә палатасында биреп чыккан. Менә нинди кеше! Ә миңа бөтен рота алдында бирде. Маршал киләсен бер сәгать алдан белдекме-юкмы, аны бит әле әйтергә дә ярамый. Шулай да юындык, кырындык, төймәләрне, итекләрне чистарттык. Бер урман аланы сыман җирдә без. Менә бервакыт капитан – рота командиры – бөтен бугазына кычкыра:

      – Рота-а-а! – Ул гел шулай сузып әйтә иде. – Рота-а-а! Станови-и-и-сь! – Шулай сузып: – Ста-а-но-о-вись!

      Ул арада урман юлында яшел-чуар «газик» та күренде. Комбат каушый калды, сузып торырга вакыт юк, чак-чак әйтте:

      – Рота, равняйсь, равнение на середину, – диде дә машинага каршы торып та йөгерде. Ул арада машина кырт кына туктады, ишеге ачылды да маршал үзе килеп чыкты. Буйга бик биек түгел, ну да ләкин калын гәүдәле. Кызу-кызу атлап, капитан янына килеп тә җитте, докладын тыңламады, кул биреп күреште дә строй каршына килеп басты. Тагын бер машина зур офицерлар килеп туктап читкәрәк коелдылар. Күз кырые белән карыйм, стройдагы солдатларның күзләрендә яшь. Менә солдат нинди нечкә күңелле була. Ул ара да булмады, маршал көр тавыш белән кычкырды:

      – Сержант Ягудин, выйти из строя!

      Менә шунда, билләһи, каушадым. Тез буыннарының хәле китте. Чыга алмыйм и вчу шунда. Комбат та куркып калды, анысы тиктәскә генә йөткеренә башлады. Ул арада маршал күзләре белән бөтен стройны ялап алды – ә мин торам.

      – Сержант Ягудин!

      Монысы үзебезнең комбат икән, бу тавыш минем аякларны ычкындырды. Чыктым, бастым. Ул арада командующийның адъютантыдыр инде, яшь кенә майор йөгереп килеп җитте. Калганын мин хәтерләмим. Шунысын гына тойдым: иллә дә мәгәр маршалның кулындагы куәт! Ул учларының зурлыгы, ул минем кулны кыскандагы көч, мин дә бит инде таза (ул үзенең кулын күтәреп куя, әмма кул урынында анда кызганыч җәпләкә генә…), шулай да ул миннән куәтлерәк иде. Кеше йөрәгенең зурлыгы йомарлаган йодрыгы кадәр була, диләр. Моның да шулайдыр, йөрәгендә бер хикмәт булгандыр. Ул бит теге сугышта ук Георгий крестының тулы кавалеры… Ә андый кеше Россиядә бармак белән СКАЧАТЬ