Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 38

СКАЧАТЬ ветераннары советының җаваплы секретаре Алексей Маресьев кечкенә малай җитәкләгән инвалидны ишек ачып каршы алды, шундук ике стакан чәй китертте, Исламгали агайның кайсы тирәдә сугышканын сорашты, үзе гел нәрсәдер язды, язды, нәзек үкчәле туфли кигән нәзек билле секретарша кыз керде дә чыкты, керде дә чыкты. Шулай ярты сәгатьләр чамасы узды. Габделхәмит телсез калды: Борис Полевой язган очучы Мересьев бит инде бу! У, минме? Авылга кайткачмы? Малайларны күргәчме?

      Маресьев исә алай шаккатмады, өстәл тартмасыннан бер китап алды да аның тышлыгын ачып беренче битенә нидер яза башлады.

      – Исемең ничек? – дип сорады ул, телсез калып утырган малайдан, һәм бераздан аның вак, әлегә көчсез, шертләмә бармаклы кулын кысты: – Бу китап минем турыда, – диде. – Әлбәттә инде, Борис Полевой бераз арттырган. Мин андый ук герой түгел. Ләкин бернәрсә факт – ике аягым да юк. Менә мин моны сиңа адреслап яздым. Миннән теләк шул: солдат хезмәтен уз. Билләһи! Шуны уз! Шуны узмаган егетләр белән узган егетләр арасындагы аерманы әгәр белеп бетерсәләр иде…

      Казан вокзалына аларны Маресьевның машинасында секретарь кыз китерде. Купейный билетлар инде кесәдә иде, шуның өстенә вагонга кергәч, теге кызый өстәлгә бер тартма куйды.

      – Менә монысы сезнең хатыныгызга, Алексей Петровичтан күчтәнәч, – диде. – Ә менә монысы, – кызый конверт чыгарды. – Комитеттан. Сезгә бит әле тәүлеккә якын кайтасы.

      Конвертта акча иде.

      Исламгали әнә шулай асфальтка утырмыйча калды.

      Поезд кузгалгач, улына әйтте:

      – Менә, улым, кешеләр шундый булырга тиеш. Ә теге, кичә төнлә безнең купеда барган адәм – кеше түгел. Ул үзенең тормышын барыбер чәнечкеле чыбык эчендә чикләячәк. Аның әнә ике кулы, ике аягы бар иде. Ә безнең – Алексей Петрович белән – икебездә ике аяк, ике кул җитешми. Недостача! Менә ничек…

      Халыкка исә, танкист Исламгали сугыш турында бер генә дә чын нәрсә сөйләмәгән кебек, бу очракны да сөйләми калды. Ничә тапкыр аңа төрле газеталардан хәбәрчеләр йөрде, һәр орденының тарихы белән кызыксындылар – юньле бер материал ала алмадылар. Сөйләмәде. Сөйләгәне исә – гел мәзәк булды. Кичен капка төбендә сугыш турында хикмәтле хәлләрне берәү сөйләп утырса, Исламгали агай үзенең имәндәй таза, яшь килеш ике кулсыз калу фаҗигасен искә төшермәс өчен һәрвакыт көлкеле тема тудыра, эзләп таба, кыскасы, гел ялган сөйли иде.

      – Танкка кадәр разведротада булдым мин. Мине фашистлардан белмәгән кеше юк иде. Гитлер әйткән, ди, әллә ничә тапкыр: Мәскәүдән Левитанны, Беренче Украина фронтыннан Ягудинны тотып китерегез, һәр икесенең башына йөзәр мең марка акча түлим, дип әйтеп әйткән, ди. Шуларны пирвый усакка асам, дип әйткән, ди.

      Хатын-кыз кызыксына:

      – Ул йөз мең маркага нәрсә алып була? – дип сорый.

      – Аңамы? – ди Исламгали агай, бераз уйга калып. – Аңамы? Ике центнер арыш (икмәксез ел), аннан килеп бер кибән печән (мал курмысы хәзерләү крестьянның үзәгенә үткән!). СКАЧАТЬ