Башка кеше. Файруза Муслимова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 7

СКАЧАТЬ сораган иде түгелме соң? Ә бүген нәрсә тели? Булатның яңадан үзенә кайтуынмы? Юк, юк! Авызыннан җил алсын! Тыныч башы, тыныч колагы. Ә балалар? Аларга да гаугалы тормышта яшәү рәхәт түгелдер. Тик ничек тә кеше арасында ким-хур булмаслык итеп үстерәсе иде шуларны.

      Әнә шундый каршылыклы фикерләр белән, тормыш ыгы-зыгысында, бу дөньяда парсыз килеш тә башкалар кебек үк бәхетле икәнеңне раслый-раслый, гомер үтте дә үтте. Улы Хәлил институт тәмамлады, яхшы гына эшкә урнашты. Кызы да урта мәктәпне тәмамлау алдында тора. Булат белән дә мөнәсәбәтләре ярыйсы гына – әти кеше улы-кызы янына килгәләп йөри, туган көннәре белән котлашалар, төрле хәлләрне уртага салып киңәшкән чаклары була. Бергә яшәсәләр, алай ук килешә алырлар идеме әле? Ерактагы кояш җылы була дип юкка гына әйтмиләрдер шул.

      Ә менә Мөсәббиха карчык нәрсә тели икән соң? Әлфия монысын һич аңлап бетерә алмый. Сүзенә дә, кешесенә һәм вакытына карап, әле бер, әле икенче мәгънә сала каенанасы. Белә бит Әлфия: яшь хатыны, Булатка шактый олыгаеп чыкса да, баласын берничә елдан соң гына тудырды. Бу гаиләдә әллә яшим, әллә юк, картайган көнемдә таянычым булыр, дигәндер. Теге чакта Нәсимәгә дә телефоннан ул шалтыратмаган, «өркетү»не каенсеңелләренең берсе оештырган икән. Кыңгыр эшнең кырык елдан соң да беленүе шулай буладыр. Әмма Әлфия белмәгәнгә салыша, сизмәгәнгә салыша. Эш узгач, мөнәсәбәтләрне ачыклап йөрүдән ни мәгънә?..

      – Менә минем кәгазь курчагым да бар. Ул – минем кызым, – дип сөйләшүен дәвам итте Айсылу. – Мин үзем – әниемнең кызы. Ә синең нишләп кызың юк? – Сабый акылы Гөлназны Әлфиянең кызы дип кабул итә алмый иде, күрәсең.

      – Гөлназ апаң минем кызым бит инде, – дип аңлатты Әлфия. – Ул хәзер зур үсте.

      – Аның әтисе кем?

      – Синең әтиең.

      Айсылуның күзләре гаҗәпләнеп зурайды, һәм ул, Әлфия шаяртадыр дип белеп:

      – Ю-у-ук! – диде дә көлеп җибәрде. – Ул бит сезнең белән яшәми.

      – Яшәмәсә дә. Ә син минем кызым булыр идеңме соң? – Инде Әлфия, олыларның күпчелеге кебек үк, сабый белән чыннан да шаяртып сөйләште. – Минем бит синең кебек кечкенә генә, матур гына балам юк.

      – Ә син Алладан сора. Әнием мине Алладан сораган да, ул биргән.

      Әлфия, Айсылуның сибелеп торган сары чәчләреннән сыйпый-сыйпый:

      – И матурым, бигрәк акыллы инде син. Ә мин менә белмәгәнмен дә, – дигән булды.

      Аларның сөйләшүен читтән генә тыңлап торган Мөсәббиха карчык, шаккатып:

      – Тиле дә тиле, син дә тиле! – диде. – Бала күргәнең юктыр шул. Синең урында берәү ирен әллә кайчан болардан аерып алыр иде.

      – Сарык бәрәне түгел бит ул, әни, әле анда, әле монда миңгерәтеп йөртергә. Үзенчә яшәсен.

      – Әллә син аны үзенчә яши дип беләсеңме? Мин күреп торам лабаса.

      – Минемчә дә яшәмәсен. Үз акылы үзенә җитмәгән ирнең булуыннан булмавы хәерле түгелмени?

      Аһ, артыгын ычкындырды бугай. Әни кешегә баласы турында андый ук кискен сүз әйтергә СКАЧАТЬ