Башка кеше. Файруза Муслимова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 4

СКАЧАТЬ басуы ягына, шөбһәләнеп, күз төшергәләп алабыз. Торып, авылга чабасы килә, башкалардан оят. Йөрерсең аннары гомерең буе, «Биккуркак» исемен күтәреп. Шунысы да бар: эңгер-меңгердә үзең генә кайтып китү дә шикләндерә. Сыерлар әнә, капланып, үлән ашый, үзеңнең сыерыңны гына аерып алып та булмас иде.

      Бу Саматын да әйтерием, кич буе безне куркытырга җыенып чыккан диярсең:

      – Качкын монда чыгарга үзе курка ул. Без күп бит. Ә менә аулак өйдә бер ялгызың күзгә-күз җен белән калсаң нишләр идең? Миңа әбекәй сөйләде, аның әтәсе бәләкәй чагында үзе генә өйдә калган булган. Ата-анасы кунакка киткән диме шунда. Мич арасыннан җен килеп чыккан да карап тора икән моңа. Ә ул малайның – әбекәйнең әтисенең инде – ишеткәне булган: киезгә бакыр акча ышкып утырсаң, җен якын килергә базмый, ди. Бер бакыр акча тапкан да и тотынган шуны иске киез катага ышкырга, и тотынган! Җен якын да килми, юкка да чыкмый икән. Таң атканчы утырганнар шулай.

      – Ә теге җен дигәне, яктыргач, чөйдәге иске толыпка әйләнгәнме? – «Бикбатыр» Шамилнең шулай дип мыскыллап көлеп җибәрүе Саматны соң чиккәчә рәнҗетә:

      – Әй, сезнең белән… – дип, урыныннан кузгала башлаганда, арадан иң өлкәнебез Фагыйлә апа дилбегәне үз кулына ала (ул быел дүртенче класска күчте инде, ә без – беренче-икенчеләр генә):

      – Торыгыз барыгыз да! Әйдәгез, «Кесәми»ле уйныйбыз. – Аннары үзе үк кулындагы чыбыгы белән җиргә барыбыз да сыярлык түгәрәк сызарга керешә.

      – Үзем Кесәми булам!

      – Ә мин – Әни, – дип әйтергә өлгерәм мин.

      Без дәррәү кузгалабыз да яңа уен шаукымына биреләбез.

      Әни буларак, «балаларым»ны өйдә калдырып, киңәшләремне колакларына киртләп, мин «эшкә китәм»:

      – Карагыз аны, беркемгә ишек ачасы булмагыз, – дим.

      Мин китүгә, тырак-тырак сыңар аягында сикергәләп, «балаларым» янына Кесәми юнәлә:

      – Кес-кес-кесәми, балакаем, ишек ач!

      – Әнкәй ачарга кушмады!

      – Ачмасаң, бер бидрә сөтеңне эчәм, бер кашык каныңны эчәм!

      – Келтер-келтер…

      «Ишек ачылгач», бер-берсенең биленә тотынып, чылбыр булып тезелгән балаларның беренчесен Кесәми бар көченә үзенә йолкырга керешә һәм… чылбырдан өзеп алып та китә. «Өй»дәге балалар урланып беткәнче, уенны дәвам итәбез. Ул арада сыерларыбыз да, тамаклары туеп, авыл ягына борыла.

      – Киттек! Иртәгә дә уйнарбыз!

      …Иртәгә? Ул «бүген»нәр һәм «иртәгә»ләр кичә генә иде бит әле. Инде ничә еллар… инде гомерләр… узып та барамыни? Балачакта, җыелып, сыер саклаган, бер-беребезгә әкиятләр сөйләгән, «Кесәми»ле уйнаган малайлар-кызлар хәзер онытканда бер Сабантуйларда гына очрашабыз. Кем безне бер-беребездән аерып алып китте? Төрле якларга таратты? Төрле язмыш бүләк итте?

      Мин бүген, ә мин бүген… барыбыз да яраткан, ул ни әйтсә, шуны тыңлаган Фагыйлә апабызны очраттым. Сабантуйда. Ерактан ук каршыма балкып килде:

      – Назирә! Син түгелме соң? Киттең СКАЧАТЬ