Башка кеше. Файруза Муслимова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 3

СКАЧАТЬ барды Перә. Аннары, кешеләр таралып беткәч кенә, башын иеп кайтты. Мондый очракта башка берәү турында: «Беркемгә берни эндәшмәде», – диярләр иде. Перәнең бу халәтен тагын ничек аңлатырга мөмкин соң? Ул үзенә (инде хәзер – ул!) беркемне якын китермәде, атасы белән дә юньләп аралашмады. Ашау-эчүдән калды. Болдырга чыгып бераз утыра да, кереп, яңадан караватына каплана. Перәнең бу хәлен күреп белгән күрше-тирә атасына киңәш-табыш белән керде:

      – Мирзагали абзый, күңелеңә авыр алма. Нинди булса да, бала бала инде ул, бәгырь ите. Читкә дә җибәрәсең килмәс. Шулай да, үзе кебекләр белән аралашып, тернәкләнеп китмәсме, дибез. Казанга, инвалидлар йортына илтеп карамыйсыңмы үзен? Духтырлар да карап торыр, – диделәр.

      Чыннан да, башка чара калмаган иде. Район больницасында күрсәтеп, төрле белешмәләр, юлламалар юнәткәч, Мирзагали агай бәхетсез улын Казанга илтеп кайтты. Аңа карап, ялгыз атаның күңеле тынычланмады. Алда ниндидер шомлы хәлләр, хәвеф-хәтәр сагалап тора кебек иде.

      Бу вакытта Перә үзенә бөтенләй чит-ят булган җирдә, чит кешеләр арасында тереклек итәргә азапланып ята иде. Аңа бөтенләй ят тоелган зур йорт (авылдагы мәктәптән зур!), шакмак-шакмак итеп бүлгәләнгән бүлмәләр, бүлмә саен әллә ничә карават, карават саен кеше… Иң гаҗәбе: Перәне чит итмиләр, янына килеп, күзенә карап, ниндидер ишарәләр ясыйлар, кулына, чәченә, киеменә кагылалар. Перәнең алардан еракка-еракка качасы, ялгызы гына каласы, һич югы, авылындагы теге бала-чагалар кебек, кычыткан тотып, үзләрен качырасы килә. Ләкин койма буйларында зәһәр кычытканнар үскән тыкрык хәзер төшләренә генә кереп саташтыра шул… Ияләшә алмады Перә бу йортка, биредәге кешеләргә. Төшләрен өн белән бутады. Төштә күргәннәрен рас булырдай тоеп, тәрәзә яныннан китмәде: йә атасы, йә апасы үзен эзләп табар кебек тоелды. Шул тәрәзәдән ерак та түгел күзенә авылы, аны куркытучы шук малайлар, күрше кызы ягымлы Рәзинә күренде. Шәфкать туташлары кергәндә, аларны тәрәзә янына өстерәп, бармагы белән еракка ук күрсәтеп:

      – Пр-рә, пр-рә, – дип сөйләнде.

      Докторлар Вәсилнең хәле, аның бик тә туган ягын сагынуы турында әтисенә хәбәр итми булдыра алмадылар. Чөнки монда үткәргән ике ай чамасы вакыт эчендә ул кирәгеннән артык ябыккан, халыкча әйткәндә, йөзенә зәгъфран сарылары коелган иде.

      Хәбәрне алуга, Мирзагали абзый тизрәк Казанга ашыкты. Йөрәк парәсе бит, үз гомеренә авылдан чыкмаган мәзлүм баланы чит-ят арасына, белмәгән-күрмәгән якларга илтеп ташлыйлармыни инде, йә? Карт эченнән генә үзен битәрли, ә үзе, ясаган ялгышын төзәтеп, улын яңадан авылга алып кайтырга, элеккечә бергәләп яшәп китәргә өметләнә. Менә, ниһаять, Вәсилен үз куллары белән китереп тапшырган инвалидлар йорты… Килеп җитүен көтеп торганнар диярсең, каршысына йөгереп диярлек ак халатлы шәфкать туташы килеп чыкты. Әмма…

      – Улыгыз бик авыр хәлдә, абый! Тизрәк! – дигәннән башка сүз әйтә алмады, абзыйны артыннан ияртеп, палатага йөгерде.

      Чиксез дулкынланган Мирзагали агай, ишекне ачуга ук, улының СКАЧАТЬ