Башка кеше. Файруза Муслимова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 9

СКАЧАТЬ тә җиңеләйтер әмәл юк. Әниләренә бик тә охшаган биш яшьлек кызлары да күз алдында олыгаеп, җитдиләнеп китте.

      – Үлгән артыннан үлеп булмый, өйлән, – диде күрше-тирә.

      – Өйлән, – диде әнисе дә.

      Ерак бер авылдан кыз димләделәр. Хәер, кыз түгел-түгелен, кияүгә чыкмый гына тапкан бәләкәй улы да бар икән. Кайгы-хәсрәтне татыган, гаилә кадерен белер, диделәр. Рәдинәне туйлап алды Хәлил. Монысы Галиясенә бөтенләй капма-каршы холыклы, ут шикелле хатын булды. «Бассам, бакырны изәм», – дигәндәй, лас-лос итеп атлау дисеңме…

      – Хатын алсаң, Агыйделнең аръягыннан ал, дигәннәр. Галия кебек, сулаган саен, әнкәләренә йөгереп тә интектермәс, – диде Хәбирә карчык.

      Рәдинә эшкә генә түгел, телгә дә ут булып чыкты. Әйткән бер сүзе өтеп, куырып ала торган. Фермада сыер сава башлаган иде, савымчыларны да тиз туйдырды.

      – Анаңны, кабер ташыңны… – дип кенә җибәрә.

      Тора башлауларына ярты еллап үттеме-юкмы, күршеләре Харис абзый, турыларыннан узып барган Хәлилне туктатып:

      – Энекәем, күпме түзәрсең икән бу әбүҗөһелгә? – диде. – Кичә казларыгыз безнең ихатага кергәч, куып чыгарып, хатыныңа әйткән ием. Никләр бәйләндем көненә төштем. Ишетмәгәнем, күрмәгәнем калмады. Итәген ачып…

      Әнисе зарланганны да колак яныннан уздырырга тырышып йөргән көннәре иде Хәлилнең. Кыюлык өчен дип, азрак «салып» кайтты да өендә «ирләрчә» тавыш кубарды:

      – Син, фәлән-фәсмәтән, авыл күзендә мине рисвай итеп йөрисеңме әле?.. – дип, йодрыгын төйнәп өлгердеме-юкмы… маңгаена килеп бәрелеп, чәлпәрәмә килгән тәлинкә аны тиз арада айнытып җибәрде. Рәдинә:

      – Аһ, оятсыз! Әллә мине дә вакытсыз гүргә кертергә уйладыңмы? Юк, булмас! Мин синең мимылдыгыңны тиз чыгарырмын, – дип, кул астына туры килгән нәрсәләрне иренә ата-ата, урамга чыгып йөгерде. Ишегалдында тавык-кош ашатып йөргән Хәбирә карчык чак-чак читкә тайпылып калды. Ул арада Рәдинә, инде дөньяны җыеп:

      – Үтерәләр, коткарыгы-ыз! – дип кычкыра иде.

      Шуннан соң ул әйберләрен, малаен алды да бөтенләйгә үз авылына кайтып китте. Икенче гаиләсе әнә шул рәвешчә таркалды Хәлилнең. Менә хәзер уйлана, төннәр йокламый уйлана: бергәләшеп дөнья көтәрдәй хатынны каян табып алырга соң?

      Кайчандыр аңа Галиясе шундый бер риваять сөйләгән иде. Кешеләр, яртышар-яртышар алма булып, дөнья буйлап сибелгән, имеш. Һәркем үз яртысын, үзенә тәңгәл килгәнен тапса гына бәхетле була, ди. Хәлил үзенең ярты алмасын бөтенләйгә югалткандыр инде, күрәсең.

1999

      БӘХИЛ БУЛ, БӘГЪРЕМ!

      Менә тагын көтеп алган җәйләр җитте. Фәрданә апаның иркен ишегалды тагын ямь-яшел чирәмгә күмелде, анда-санда, хуш исләрен таратып, алма үләннәре дә тезелеп үскән. Биек болдырга чыгып, шуларга карап утырсаң да, күзләр ял итә, күңел сөенә. Әнә ян бакчада алмалар да өлгереп килә инде. Тик ничәмә-ничә язлар буе ап-ак чәчәкләре белән сөендергән, җәйләрен татлы җимешләре белән сыйлаган шомырт кына картайды быел. Аягүрә баскан килеш, кәүсәләре шыгырт-шыгырт килеп СКАЧАТЬ