Башка кеше. Файруза Муслимова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 6

СКАЧАТЬ яме? Мин кечкенә әле, чәй куя белмим. Әни чәй куяр, син түлке кер, яме? – дип тәтелдәде.

      Әнисе кайтмаган икән. Ишекне әбисе ачты…

      Сөйләшә-сөйләшә, чәй дә эчтеләр менә. Каенанасына каршы килеп, юк, син дөрес сөйләмисең, мин барысын да бик яхшы беләм, дияргә Әлфиянең кыюлыгы җитмәде.

      Булатына ихластан гашыйк булып, беркем яратмаганча өзелеп яратып кияүгә чыкты ул. Булаты да ярата иде кебек. Кыз белән егет вакытта ук: «Их, мин сине, кечерәйтеп, кулъяулыкка төрер идем дә гел үзем белән генә йөртер идем. Бер дә синнән аерылмас идем», – дип кабатлар иде. Өйләнешкәч тә, күпмедер вакыт күзгә-күз карашып, бәхет диңгезендә йөзеп яшәделәр. Кайсы вакыттан башлап чатнады соң аларның гаилә кәсәләре? Булаты беренче тапкыр кунарга кайтмаган һәм Әлфия керфек какмый урамда йөреп чыккан төннәнме? (Ире ул чакта элеккеге сабакташын очратуы һәм «дөньяларын онытканчы» шуны билгеләп утырулары турында көлә-көлә сөйләгән иде. Булатын исән-сау күрү шатлыгыннан Әлфия аны шунда ук гафу иткән иде.) Әллә, киресенчә, Әлфиянең, кибетләрдә йөреп, эштән бер сәгатькә соңарып кайтуы һәм Булатның аңа сугып җибәрүеннәнме? Анысы да узды. Моның ише «вак-төяк»не Әлфия әти-әнисенә, туганнарына белдерергә оялды. Ә каенанасы, каенсеңелләре исә: «Исең киткән икән юк нәрсәгә. Әле ирләрнең әллә ниндиләре була», – дип, яман ирләр турында берсеннән-берсе күңелсез мисаллар китерә башлыйлар иде.

      Әлфияләр гаиләсендә дә күңелсез вакыйгалар катламы тәгәрәткән кар йомарламы сыман артканнан-арта, зурайганнан-зурая барды. Һәм, ни гаҗәп, Булаты әниләренә йә сеңелләренә ялгыз гына барып кайтса, өйдә кара тавыш кубасын көт тә тор: йә пешергән ашы тәмсез булган Әлфиянең, йә Булатның күлмәген тиешенчә юмаган, йә кичә ниндидер ир-ат белән елмаеп сөйләшкән. (Елмайган хатын-кыз турында ир-атның ни уйлавы билгеле бит, янәсе.) Әлфия бөтен күңеле белән рәнҗеде, акланып-тарткалашып та карады, аннары, көчсезлегеннән тәмам гаҗиз булып, елмаюын онытты, карашын җиргә төбәп йөрүгә күнекте.

      – И Ходаем, үзең бирдең, үзең ал! Икебезне ике якка аерсаңчы, берәр чарасын тапсаңчы, – дип инәлгән төннәре әле дә хәтердә.

      Әрнеп теләгән теләкләр тормышка аша икән. Табылды бит чарасы да. Бер дә бер көнне Әлфиянең хезмәттәше Нәсимәгә берәү телефоннан шалтыраткан:

      – Мин Булатның яңа хатыны булам. Әйтегез Әлфиягә: арабызга керергә уйлап та карамасын, – дигән.

      – Теләсәгез нишләгез, – диюдән узалмаган Нәсимә.

      Бу хәбәрне ишетүе бик авыр булган иде Әлфиягә. Нәкъ менә бүген каенанасы сөйләп утырганча – гомер иткән иреңне ничек инде җиңел генә чит кешегә биреп җибәрәсең ди? Гел ямьсез генә булмагандыр аларның тормышы да, күңелле чакларын кая куясың: уллары, кызлары туганны, кечкенә булса да фатир алганнарын, бәйрәмнәрдә туганнар белән җыелышып, җырлашып утырганнарын?.. Тик анда да балга дегет тамчылары тамгалый иде шул. Каенсеңелләренең берәрсе: «Ярар, килен кеше – ким кеше, көчек белән тиң кеше», – дип шаяртса… Булаты, сүз иярә сүз чыгып: «Хатын-кызлар әйбәт лә ул. Әлфияне аерсам, тагын да яхшырагы табылыр, анысын аерсам – аннан яхшырагы!» – дип мактанса… Аннары СКАЧАТЬ