Башка кеше. Файруза Муслимова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 10

СКАЧАТЬ анда туган-тумачалары да юк шикелле…

      – Яшь чакларда бер дус кызым шунда китеп урнашкан иде. Кара әле, ничек мине исенә төшерәсе иткән, – дигән булды Фәрданә апа. Аннары, тагын да күбрәкне белергә теләп, авызын ачып торган Нәзифәгә: – Бик әйбәт хат булырга тиеш, рәхмәт, – диде дә өенә таба атлады.

      Хатның кемнән булуын Фәрданә апа үзе генә белә. Аның кемлеген дә, ниләр язуын да һичкемгә сөйли алмаячак. Ялгызы гына укырга, сер итеп йөрәгенә яшерергә кирәк булачак аны. Фәрданә апа, газеталарны һәм хатны кулына тоткан килеш, өйгә керде. Түр бүлмәгә узышлый, көзгегә күз салды, яулыгын төзәтеп куйды. Үзенең бу хәрәкәтеннән җиңелчә көлемсерәде: яшьлектәге куе кара чәчләре сизелерлек сирәкләнгән, яулык читеннән чал бөртекләр әрсезләнеп күренеп тора. Яңаклары да ахактай алсуланып янмый. Хат иясе бу юлламасын аңа түгел, нәкъ менә шунысына – яшьлектә калганына җибәргәндер кебек тоелды.

      «Бәгърем Фәрданә!

      Болай дип эндәшкәнем өчен кичер. Бәлки, мин сиңа бүтән беркайчан да бу кадерле сүзне һәм башкасын да әйтә алмам. Әйе, монысы да – күзләреңә карап эндәшү түгел, сүзләремне җансыз кәгазьгә генә күчерү бит. Яшьлектә яратышып бергә кушылсак та, гомеребез аерым үтте. Белмим, кемнәрнең каргышы төшкәндер безгә. Тик син бер генә минутка да исемнән чыгып тормадың.

      Төшләремдә сине күреп иркәли-назлый идем, чиядәй иреннәреңнән кат-кат үбә идем. Төшеңдә үбешсәң, гомергә аерыласың, диләр, хак икән. Уянгач, башка белән яшәргә мәҗбүр булуымны, ялган, буш тормышымны күз алдыңа китер!

      Син дә башкага кияүгә чыктың, балалар үстердең. Әни кешенең тормышы балалары белән бөтен була. Их, шул бөтенлекне икебезгә бергәләп татырга язмады шул. Барысына да үзем гаепле…

      Бәгърем Фәрданә! Сиңа соңгы хатым бу. Сине борчыйсым килми, тик хәлем мактанырлык түгел. Кичер мине, яме, бәхил бул! Догаңнан ташлама. Синең бәхиллекне алмасам, ахирәттә дә җаныма тынгы булмас.

      Яшьлек ярың Мәрдән».

      Мәрдән, Мәрдән… бу исемне ишеткән чакта ук дерт итеп киткән чаклары кайда икән Фәрданәнең?! Авыл җирендә ул чакта бик сирәк очрый торган киномеханик һөнәренә ия булуы беләнме, әллә сумаладай кара бөдрә чәчләре, киң җилкәсе, ыспай-зифа буе беләнме – бөтен кызларның һушын ала иде бу егет. Дөрес, Фәрданә дә битараф түгел аңа, тик үлсә дә үзенең хисләрен белдермәячәк. Мәрдәнгә түгел, бер генә дус кызына да, хәтта үз-үзенә дә! Кыз кеше таш кыядай горур булырга тиеш! Җитмәсә, авылдан авылга кино куеп йөргән егетнең кызлары да авыл саендыр әле. Әмма болай уйлап ялгышты бугай Фәрданә: Мәрдән, кайда гына йөрмәсен, ике көннең берендә Фәрданә эшләгән авылга килеп чыгарга җай таба башлады. Ничек итсә итте, тәки укытучы кызның күңелен яулады. (Хәер, кыз үзе дә шулай теләмәгән идемени?) Озакка сузмыйча, әниләреннән хәер-фатиха алып, өйләнешеп тә куйдылар.

      …Ул көннәрне кабат йөрәге аша кичереп, Фәрданә авыр сулады. «Үзем гаепле», – дип язган Мәрдән. Шулкадәр гомер үткәч, гаеплене эзләүдән ни мәгънә? Улмы, үземе, башкалармы? Язмышларына шулай язгандыр: өйләнешүләренә үк СКАЧАТЬ