Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 16

СКАЧАТЬ бер-берсе хакына кылган яхшылыкларын үзара килешеп кабул кылырга тиешләр, йөз чөерәләр икән, күмәк бәла-каза алдында адәм балалары ул хәтле дә горур түгелләр: аллалар кешеләрнең гөнаһысын ярлыкамаса да, кешеләр аллаларның горурлыгын кичерергә разый-бәхилләр.

      Тәмәке төпчеген баш бармагы бите белән үзе утырган бүкәнгә басып сүндергәч, Наймуш карт тагын балтасына тотынды.

      Аның моңарчы тәре ясаганы юк. Шулай да ничек тиеш икәнлеге аңа мәгълүм. Иртән иртүк урыс зиратына барып, буй баганасын да, аркылы зур һәм бәләкәй агачларын да һәр өлешенең арасын сөямләп үлчәде. Шуның өстенә төнлә китап шкафыннан алып, тышлыгына алтын белән басылган сүзлекләрдән тиешлесен тапты да тәренең мәгънәсен укып чыкты. Болай язылган иде: «Была широта, в которую простёрты были руки, длина, поднимающаяся от земли, на которой пригвождено было тело, высота, выдающаяся вверх над поперечною перекладиною». Иисус Христос әйткән: «Кто не возьмёт креста своего, тот недостоин Меня».

      Бу сүзләрне укыгач, Наймуш карт: «Лә илаһә иләллаһ Мүхәммәдер рәсүлуллаһ», – дип, күңеленнән өч мәртәбә укынып алды. «Тегесе дә каты әйткән, чукынган», – дип уйлады ул Христос хакында.

      Наймуш имән борысны җиренә җиткереп ышкылады, шулай ук сөямләп үлчәгәч, пычкы белән өлешләп кисте: озыны – баганага, икесе – аркылы кагарга. Шуннан соң аларны тоташтырасы урыннарны билгеләп, пычкы һәм өтерге белән тигез, пөхтә итеп ырмаулады, балта түтәсе белән борысларны бер-берсенә кагып кертте. Аның агач эшенә кулы яхшы ята иде. Өч борыс та нык беректе, хәзер аларны кирегә бәреп чыгаруы каккандагыдан күбрәк көч алыр иде.

      Ул тәрене бастырып карады. Биеклеккә сажиннан артыграк. Ә җиргә төшкән күләгәсе күпкә озынрак. Тәре кайсы ягы беләндер кеше сынын хәтерләтте. Чыннан да, кичә төнлә укыган китапта язылганча. Кулларны сузып бәйләрлек киң, озынлыгы кеше буеннан калкурак. Кыскасы, җитәрлек.

      Наймуш тәрене җиргә сузып салды, ул үз күләгәсен каплап ятты, һәр сигез очы үз күләгәсенең сигез очы белән кушылды.

      Тук-тук-тук, тук-тук…

      Солтан учак янындагы тәрегә карады. «Тәренең сигез очы алты континентка, шуларга өстәп, җиргә һәм күккә омтылышны белгертми микән? – дип уйлады ул. – Тәре бөтен дөньяга хуҗа булуны дәгъва итмиме?» Аның мондый фараз хакында һичкайдан укыганы юк. Бу фаразын кем беләндер уртаклашырга теләде. Ләкин Степанны шөгыленнән бүлдермәде. Гомумән, Степан үз ниятенә ирешә алмастыр. Бар, хикмәтле измәгә катырылган кирпечләрне кәкре лом һәм балта белән генә алдырып кара! Динамит кирәк. Әнә чиркәү. Шундый ук куе кызыл төстәге кирпечтән, измәсе дә бер үк – аксыл-соры. Ә стенасында ник бер ярык заты булсын! Степан туяр да туктар…

      Наймуш карт, Солтан күз алдына китергәнчә, тәрене ясаганда ялгызы гына булмагандыр. Аның янында йә берәр урыс агае, йә фронттан сыңар кул белән кайткан яшь солдат утыргандыр. Яшь солдат аңа пычкы белән имән агачын кискәндә ярдәм итешкәндер. Алай гына да түгел, утарның ишегалдында полковник СКАЧАТЬ