Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 20

СКАЧАТЬ һәммәсенә битараф төстә карап, чиксез һәм мәңгелек сәфәрен дәвам итте. Тауларның түбәләрен, калкулык битләрен, агач очларын алтын нурларына коендырып, Кояш чыкты. Ояларындагы йомыркалары, әле төксез яисә канатларын сынар чак җиткән балалары янына кире кунган кошлар, үзәндәге сирәк киекләр, таш араларында шуышкан кәлтәләр, еланнар, әлегә ояларына керергә кыймаган йомраннар, тычканнар үлән кыяклары, чәчәк таҗлары һәм агач яфракларының бу таңда чыксыз икәнен күрде – чык бөртекләре җир кузгалып алган мизгелдә коелышкан, туфракка, комга сеңгән иде. Караш җитәрдәй җирне томан сарды.

      Ә кешеләр җирнең иртәнге салкынча һавадан чирканчык алгандай чак кына тетрәп куюын сизмичә дә калдылар.

      Боларның һәммәсенең сәбәбе гади, әмма гадәти булмаган эш белән бәйле иде. Хәрбиләр, мелиораторлар белән бергәләшеп, эш системаларының ышанычлы булуын сынар өчен, җир асты шартлавы үткәрделәр. Ул системалар ярдәмендә җир астындагы елганы буарга, икенче урында катламнарны тишәргә һәм ул елганы югарыга бәреп чыгарырга уйладылар. Бу су станциясендәге яңа өстәмә турбиналарны эшләтер, берочтан сугарыр өчен, мөмкин кадәр күбрәк су җыйнар өчен кирәк иде.

      Төп бурыч – җир астында тыныч, халык хуҗалыгы максатларында дип аталган гаять куәтле система шартлавы үткәрү – алда тора иде әле. Монысын тормышка ашыру көннең уртасына билгеләнде.

V

      Май ахырында Кушкаен авылында өч көн тоташ яңгыр яуды. Ерганакларга су төште. Инеш ярыннан ташып чыкты. Ул барып кушылган елга суы да хәйран күтәрелде. Чәчүдән туктап тордылар. Мал-туар абзарлардан чыкмады. Кошлар тынды.

      Халыкның кәефе тәмам кырылды, тәкате бетте дигәндә генә, кургаш болытларга җан керде. Җил чыкты. Күк йөзе ярты көн эчендә аязды. Инеш белән елга үз ярларына кайтты. Кояш чамасыз кыздыра башлады. Ике көн дигәндә, җир кибеп бетте. Кошлар тернәкләнде. Үләннәр, агач яфраклары үрләп китте, чәчәкләр ачылды.

      Колхозның елга буена урнашкан умарталыгындагы ташландык озынча таш подвалга бер балык кереп калган булып чыкты. Иң алдан аны умартачы Чаныш күрде. Балык болганчык суда ята иде. Койрыгы өстә, ә башы белән подвалның авыш юлыннан эчкә кереп киткән. Чаныш аны шундук таныды: кырпы балыгы икән.

      Чанышның умарталыкка килмәгәненә дүрт көн узган иде инде. Шул арада, көтелмәгән кунакны тозакта калдырып, су чигенгән. Чаныш, гадәттә, килгән һәрбер кунакка шат. Бу юлы да куанды. Ул кешеләрнең хикмәтлеләре, җүнлеләре белән сөйләшеп утыруны ярата. Хәзер дә ул үз янында, телсез балык ятуга караганда, сүзчән кешеләр булуны хәерлерәк санар иде.

      Ул, яңгыр чистарткан сукмактан төшкәндә үк, балык койрыгын абайлаган һәм аны ярга килеп төртелгән көймә җилкәненә охшаткан иде. Бервакытны елгада җилкәнле ике көймә йөзеп барганы хәтерендә. Көймәләр ярга килеп туктадылар. Кешеләре мондагы табигатьнең матурлыгына кызыккандыр, күрәсең. Умарталык урнашкан тау итәген камыр агачы, кыргый алмагачлар, күләгәле имәннәр һәм төрле куаклар уратып алган. Теге көймәләр өченче елны, Питрау көнендә, бал аерткан СКАЧАТЬ