Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 11

СКАЧАТЬ калкып чыкты һәм аларга «интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булды» дигән рәхимсез, аңлаешсыз сүзләр уеп куелды. Рәхимсез, чөнки илгә беркем, шулай ук ил дә һичкемгә сугыш игълан итмәгән. Аңлаешсыз, чөнки нинди бурыч ди ул? Кайсы ата-ана үз улын белмәгән-күрмәгән чит ил халкы һәм чит партия мәнфәгате өчен еллар буена сөеп үстергән? Аларны ата-аналары күкләр ишелеп төшәрдәй авыр газаптан тапкан, күз карасыдай саклаган, картлык көннәрендә терәк булыр дип ышанган! Бурыч икән – үлгән балаларны кем кайтарып бирер соң? Газиз балаңның фоторәсемен тотып, исемен, фамилиясен язып, кем каршына барып басарга? Җелек кебек тере, исән-сау ир-егетләрне, үз хакимиятен үз халкыннан саклар өчен, бурычка сораган партия икенче бер партия белән еллар буена сөешеп, дөньяга яңа кеше ярата алмый; аның аналар бала тапканда кичергән газапны үлчәрлек үлчәве юк; күз карасыдай кадерләү урынына, ул егетләрне һәр куак артыннан үлем сагалады. Чит солдатлар чит илнең киләчәгенә терәк була алмый. Ярдәм кирәк икән, кеше каны сорама – нефть ал; халкыңны туендырырга хәлеңнән килми икән, җан кыйма – ашлык әзерлә; халкың белән идарә итәрлек иманың юк икән, чит солдатларның сукырайтылган күзләре, өздерелгән кул-аяклары, Степан Масленниковныкы кебек танымаслык булып яндырылган йөзләр бәрабәренә ихтирам казану мөмкин түгел. Ярдәмгә чакырган дустыңны әйләнеп кайтырына анасы шатлыгы, атасы горурлыгы, сөйгән яры назы, баласы кочагы каршыламыйча, өч аршын4 җир көтеп ята икән, сине үз халкың хәтта кабердән дә мәхрүм итүе ихтимал.

      Иштуган Щукарь сыманрак табигатьле Шәмгун картның Мортаза атлы улының бердәнбер улы иде. Солтан аның белән бергә уйнап, атларда чабышып, сулар коенып, колхозның алма һәм яшелчә бакчаларын басып үсте. Үтә дә горур холыклы егет. Чаялыгы, тәвәккәллеге, әллә нинди бәлаләргә юлыгып та исән-имин кала белгәнлеге өчен, аны «Биш туган» дип атый торганнар иде. Сөйли башласа, авызына каратып тота. Нинди генә төркемдә дә – беренче. Үзен һичкайчан арзанга куймас. Теле зәһәр. Кемгә дә булса бәя бирсә – үтерә дә куя инде. Чыда гына. Тик гөнаһсызга үпкәләтми. Гадел. Егет икәнсең – килешәсең. Инде үпкәлисең икән, үзеңә кара – Иштуганның сүзе катгый, әйткәненнән кире кайтмый. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә иде. Сүзен раслыйсы булса, кирәкме-кирәкмиме, Платон, Монтен, Коръән, Ленин сүзләрен китерә. Гәүдәсе чандыр, башы кечкенә, борыны почык кына булса да, вакыт-вакыт һаваланырга да маһир. Әмма башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә уен-көлке белән карый, кирәк тапса, шәфкатьсез төстә камчылый да белә. Ә бу, үзенә кешедән артыгын таләп итмичә, акыл белән яши белү билгесе инде.

      Иштуган менә шундый – күпмедер дәрәҗәдә беркатлы, шул ук вакытта катлаулы холык-табигатьле егет иде.

      Солтан аның армиягә кадәр йөреп киткән кызы Камәрияне үзенә каратты. Иштуган белән Камәрия бер-берсен ярата идеме икән, Солтан бу хакта әллә ни баш ватмады. Шулай килеп чыкты инде. Үзе исә Камәрияне ошатты. Кыз да аны якын күрде. Мәсьәлә хәл ителгән, бәхәсләшергә, бигрәк тә бүлешергә урын калмаган СКАЧАТЬ



<p>4</p>

Тагын өч елдан соң Солтан Әфганстанда һәлак булган совет солдатларына Туган илдә кырык биш мең аршын җир казылганын белде – газеталар Әфган сугышында унбиш мең солдат шәһит киткәнне хәбәр итте (авт. искәр.).