Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 17

СКАЧАТЬ аңлап өлгермичә калды. Ниндидер салкын җил кагылып уздымыни! Әле генә учакка карап, күз алдына китергән күренеш кайчандыр, чыннан да, булган микәнни? Степан да ишеткәч һәм хәтерләп калгач, Чаныш бабасы сөйләгән хәл заманында күпләргә билгеле булган инде, алайса.

      – Син ул полковник турында каян беләсең, Стё- па? – дип сорады ул.

      – Әби мәрхүм сөйләгән иде. Әллә кайчан инде. Бабай үлгән елны. Минем әби шул полковник утарында йорт хезмәтчесе булган. Син аны белмисең. Безне сезнең авылыгызга күчергәнче үк үлде… Минем бу каберне бик табасым килгән иде.

      – Хәтәр хәтерле син.

      – Без бит авыл малае. Хәтер – чүп-чарсыз. Кыш үтә – яз килә, җәй җитә – көз башлана. Һәммә нәрсә аз-азлап кына тия. Әби сөйләгәннәрне башка нәрсә күммәгән. Шул гына, – дип, Степан күлмәген йомарлап битен сөртте, зират ягына борылып: – Нәкъ шуның кабере бу, парин, – диде. – Наратына кара, җитмеш еллар чамасында.

      – Ярар, юк белән баш катырма.

      – Син бәйләнмичәрәк кенә утыр әле, яшьти. Ул монда унҗиденче елдан бирле ята.

      – Сиксән бишенче елда син килеп чыгасыны көтепме?

      – Берзаманны аңа барыбер кубарылып чыгасы.

      – Кайчан?

      – Ахырзаман җиткәч.

      Степан, кулы белән каты басып, битен сыпырды. Гүя йөзенә ябышкан чит битлекне кубарып ташларга теләве иде.

      – Син мине кызганма, яшьти, – диде ул. – Миңа Настюшаның кызгануы да җиткән… Көткән. Курыкмады, баш тартмады. Торабыз. Торабыз да бит… Мин шул ук Настюша белән. Ә ул кем белән тора? Мин бит үземне үзем дә танымыйм, Солтан!..

      Степан, авыр атлап, алпан-тилпән чайкала-чайкала, яланаяк көенчә ярга таба китте. Ул тарафта тагын лом белән кирпеч төйгән тавыш ишетелде: тук-тук-тук… Әйтерсең лә офыктан офыккача түгәрәкләнеп торган бу җирнең йөрәге шулай тибә иде.

      Солтан аның артыннан моңсу гына карап калды, беравык уйсыз утырды.

      Башта өзек-өзек, аннары тоташлый чикерткәләр зыңларга кереште. Елга буенча үзйөрешле баржа узып бара, аның артыннан киң дулкыннар таралды. Дулкын каккан саен, савыттагы балыклар шыбырдашты.

      Ә Степан дөмбәсли дә дөмбәсли. Читтән ул ярдан бүлтәеп чыккан зур ташмы күтәреп торучы атлант булып күренә иде.

      – Монда кил әле! – дип кычкырды ул. Солтанны ломына таянган килеш көтеп алды. – Күпме дөмбәслим, йодрык кадәр тишек уелды. Хет егылып үл – бармый.

      – Армиядә кем идең син?

      – Сапёр.

      – Сапёр! – диде Солтан, үчекләп. – Ә фортификацияне шайтаным да белмисең! Син төрбәнең гөмбәзен чукыйсың бит, ә монда кирпечләр яны белән салынган. Астанрак – стенасыннан тиш.

      Степан комны ишеп төшерде. Ком шулай ук убылып төшәргә торган зур таш астыннан да купты. Таш урыныннан кузгалды, өске ягы кара туфрактан аерылды, үсемлекләрнең – ак, наратның көрән тамырлары күренде.

      – Саклан! – дип кычкырды Степан һәм Солтанны таш астыннан читкә этеп җибәрде.

      Нарат төбендәге куе зелпе СКАЧАТЬ