Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 12

СКАЧАТЬ эзе дә юк. Солтан бер пыяласы чатнаган кара күзлектән, Камәрия аның тутырып-тутырып каравын сизмәде дә бугай. Әмма кай арада итәген тартып, халат төймәләрен яшертен генә сәдәпләп тә өлгерде. Урынында кузгалгалап, итәген тартканда, аның гәүдә сылулыгын Солтан беренче тапкыр күрде шикелле. Ә шул көнгә кадәр ул боларның һәркайсына игътибар итмәгән икән. Бактың исә, чәчен татарча шома итеп, уртада нечкә генә туры ак эз калдырып тараган һәм ике толымлап үргән Камәрия чибәр икән ләбаса!

      Гореф-гадәт кушканча, Камәрия аны озата чыкты. Егетләр белән кызлар ягы уртасындагы урам якка караган тәрәзә каршысында өйләргә ут алынганчы аны-моны сөйләшеп тордылар, нигәдер саубуллашырга ашыкмадылар. Солтан үзенең кичке күнегүгә соңлаганын да искәрмәде. Ул, назлы гына итеп, кызның бит алмасына иренен тидерде. Татар кызларына хас карышу-фәлән сизмәгәч, кыюланып, ирененнән дә үбеп алды…

      Шуннан соң май ае кичләрендә урам буенча йолдызлар астында яисә ышыкланмый-нитмичә яңгырда йөрүләр дә булды. Камәрияләрнең тулай торагы янындагы чокыр төбеннән, Кызыл позиция урамына янәшә, поезд юлы үтә иде. Шул чокырның яшел үлән баскан уйсу бер төшендә чынлап торып дигәндәй беренче үбешү назы кичерделәр. Башка юлы сәгатьне билгеләп, кем күпмегә түзә дип үбештеләр. Сәгать сылтау гына булган, күрәсең. Вакыт агышын узып киткән поезд утларыннан, аларның җирне калтыратуыннан гына тойдылар. Егет белән кыз үбешүендә ярыш була димени: мәхәббәт җиңде. Наз дөньясыннан кичке шәһәр дөньясына әйләнеп кайткач, сәгатькә карасалар – кырык өч минут тоташлый. Бәлки, бу бала-чагалыктыр инде. Әгәр дә шулай икән, алар ул кичтән соңгы гомерләренең барысында мәңгегә бала-чага булып калырга ризалар иде кебек…

      Солтан вәгъдә иткән әлү кагын алып килергә онытты, әлбәттә. Камәрия дә исенә төшермәде. Егет, көлеп: «Йөзләремне сары лимоның белән генә саргайттың», – ди иде. Камәриянең «Ватык пыялалы күзлегеңне бел, яме?» дигән җавабыннан Солтан кызның үзен тәмам үз иткәнлеген аңлады.

      Шулай итеп, аларның кичләре генә түгел, хисләре дә уртакка әйләнде. Тора-бара Камәриянең Солтаннар фатирына килеп күренгәләве дә гадәтигә әверелде. Авылга да, алдан килешеп, бергә кайткалый башладылар. Шәһәрдә култыклашып йөрсәләр дә, авылда алай күренергә кыймадылар кыюын. Ләкин авыл кешеләренең сизгерлегеннән ничек яшеренмәк, качмак кирәк? Хәбәр солдат егет Иштуганга да көне-сәгате белән дигәндәй барып ирешкән. Камәрия моны сер итеп тотмады, ул җавап бирмәсә дә, ара-тирә язгалый иде әле.

      Ә берзаманны Солтанның әнкәсен ашыгыч төстә эшенә – больницага чакыртып алгач һәм ул аннан улына: «Бүген кайта алмыйм, борчылып торма», – дип шалтыраткач, Камәрия беренче тапкыр куна калды…

      Шуннан соң, гәрчә авыз ачып сүз катмасалар да, уртак киләчәк хакындагы җитди ният күңелләренә оя корган иде инде. Ләкин Камәриягә берзаманны бик кирәге чыгуы ихтимал булган әлү кагы салынган кайнар чәйне кара-каршы утырып һәм тыннары белән өреп суыта-суыта эчүләр хыялда гына калды…

СКАЧАТЬ