Название: Юл. Романнар, хикәяләр
Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-04057-0
isbn:
– Стёпа, кара әле! – дип кычкырды ул. – Монда кирпеч өелгән. Әллә стена калдыгы инде? Әллә берәр төрле нигез микән?
Ишеп төшергән ташны, бер күтәреп, бер аударып, Степан, мышный-мышный, учакка таба авыштыра иде, тураеп куышка карады. Аннан тигез, пөхтә итеп салынган кирпечләр күренеп тора иде.
– Нигез түгел бу, парин, – диде Степан.
– Җир астында түбә булмас инде тагын!
– Нигә булмасын ди? Нәкъ үзе – түбә. Гөмбәз. Күрмисеңмени – түгәрәкләнеп килгән.
– Бәлки, баздыр?
– Зираттамы? Кабер бу… Ә бәлки хәзинә базыдыр, ә?!
– Ә еланнар шуны саклап ятканмы?
Степан кулын куышка тыгып, кирпечләргә чирткәләп алды, бармак битен аксыл-соры измә буенча йөртеп карады.
– Кабер бу, – диде ул. – Ахирәт йортына караганда, андый-мондый гына мәет күмелмәгән монда.
– Да, күмгәннәр дә соң! Иренмәгәннәр.
– Чи усак тактадан ясалган стандарт табут түгел инде, – дип, Степан ярның комын, ташларын ишәргә кереште.
– Әллә кулың кычытамы? – дип сорады Солтан. – Кабер ачу аракы шешәсе ачу түгел ул сиңа. Моңа статья бар.
– Статьядан минем әни дә курыкмаган. Минем каберне ачып караган.
– Минем йөрәк җитмәс иде, Стёп.
– Ул бит синеке! Ана йөрәгендә баласына кабер була димени? Биш ярты биреп, ир-атлар яллаган да ачтырган. Төнлә инде бу. Качып. Таныдым, минем улым, дигән. Мин түгел икәнне әтигә дә әйтмәгән. Ә мин ул чакта Киевта аңсыз ятам. Кайтып төштем – танымадылар. Чырайны үзең күрәсең бит. Кайвакытны мин дип күмелгән шул кабергә төшеп ятасыларым килгән чаклар була, яшьти… Тик анда күмелгән егетне бу минем кабер дип куып чыгарып булмый бит инде… Ә аның урынына кем күмелгән? Анасы кем каберенә яшь коя? Алла белсен!..
– Син ул ананы эзләмисеңме соң?
– Хайван мәллә мин?! Минем өчен җирдә яткан ул егетне ничек тагын бер тапкыр үтерәсең ди? Анасы да бар бит әле. Аның бәхетенә кем кул салыр икән?
Солтан юлдашының соңгы сүзенә сәерсенеп, тетрәп китте.
– Бәхетенә?! – дип сорады ул.
– Баласының, һич югы, кабере булган ана бәхетле ул, яшьти… Син бар, балыкларны кара. Ә мин бу кирпечне тишәм әле.
– Үзеңә кара, алайса, – дип килеште Солтан. – Мине теге дөнья кызыксындырмый әле. Бусында да эш муеннан.
Кулын югач, инде тәмам пешкән, тәмле ис бөркеп торган балыкларны казыклардан алып, ташка куйганда, Солтан: «Татар зиратында булсак, мин аңа юл куймас идем, – дип уйлады. Шундук үз-үзеннән: – Ә ни өчен? – дип сорады һәм җавап та бирде: – Татар зираты ул – минем үткәнем. Анда – минем кандашларым, хурлауга юл куймас идем. Шул ук вакытта татар зираты – минем киләчәгем дә. Миңа шунда барасы, шунда күмеләсе…» Тагын бер нәрсә бар: шикләндерә. Зираттан курку, түмгәк кенә булып калган билгесез каберләргә басудан тайчыну СКАЧАТЬ