Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 9

СКАЧАТЬ күзен тәмам ачты.

      Күмерле агач алып, Солтан сигарет кабызды.

      – Балыклар… яхшы, – диде ул, сөйләшүне үзгәртергә теләп. Степанга да ял кирәк бит.

      Чыннан да, балыклар алтынланып пешеп килә, көйгән канатлары тәмле ис тарата.

      – Шәпләре суда калды аның, парин. Бүгенге шикелле кармакка тоту минем саруымны кайната. Синең хакка гына инде. Башка чакта мин җәтмә белән бер урыйм да, атна буена тамак тук.

      – Ә миңа шушылай тансык. Тансык кынамы соң!.. Кармакка балык каптырып утыручылардан көнләшәм мин, Степан. Яратып көнләшәм. Ленин күперенең1 ике ягында – ике диңгез. Өсте тыныч, якты, күз камаша. Каршыда – Кремль, Сөембикә манарасы кояшка таба авышкан, чиркәүләрнең алтын гөмбәзләре ялтырый. Ә балыкчыларның һичнидә гамьнәре юк. Резин көймәләренә сеңгәннәр. Карашлары калкавычта, күңелләре су төбендәге балыкларда, уйларын су агызып киткән… Хикмәт тамак туклыгындамыни, туган! Хикмәт – җанда ул.

      – Сөйләнмә! Тамак турында сүз чыкканда, җан турында лыкылдаучыларны өнәмим.

      – Булды, дәшмим.

      – Син дәш, дәш! Балык кына дәшми. Без дә күп дәшмәдек. Дәшмәгәннәрне ашыйлар аны.

      Степан бер судакның саңак төбендәге канатын умырып алды да чәйнәп карады. Канәгать төстә телен шартлаткач, аны яссы ташка алып куйды, япьле пәкесе белән буйдан-буйга ярып, эчәкләрен, куыгын кырып чистартты, тоз сипте.

      Ысланган балык исе борынны кытыклый иде, Солтан ике ташны өсте-өстенә куеп утырды, ләкин өске таш селкенә, утырырга җайсыз: ике аяклы урындыкка утыргандай булды.

      – Циркач мәллә син? – диде Степан. – Әйдә, ярдан бер-ике таш кубарып апкиләбез. Табын икән табын булсын. Кунагың да киләсе бар. Камәриягә өстәл әзерли торыйк.

      Әйе, Солтан бүген бирегә Камәрияне чакырган иде. Килермен, диде.

      Ярдан чыгып торган ташлар авыш нарат турысында күбрәк иде. Шуларны кубардылар, һәркайсы икешәр яссы ташны үзенә утыргыч итеп җайлады. Өстәл урынына зуррагын сайладылар. Көчәнә-көчәнә арлы-бирле кузгата торгач, ул җимерелеп төште, вак ташлар, ком коелды, ярда бушлык хасил булды, куыш ачылып калды. Солтан шунда үрелеп карады.

      – Ни бар? – дип сорады Степан.

      – Еланнар оясы, ахрысы.

      – Еланнар? Еланнарга мин белгеч. Анда елан ите ашар чиккә җиткән чаклар булды, парин. Шулай бервакыт Гардез белән Кабул арасындагы юлны сакларга туры килде. Берничә көн сусыз яттык. Сугыш… Ярты взвод кырылды. Шулай бер ташбака тотып алдык. Нишлисең – ашадык. Җирәнгеч анысы…

      – Әллә миңа елан ите ашатырга уйладыңмы?

      – Ашый торган еланнар башка ул. Ә болар – тузбашлар.

      Еланнарның башлары кайда да, койрыклары кайда –буталышып беткәннәр. Яктылыкны бар дип тә белмиләр. Күзләре йомык, тәмам онытылганнар. Ниндидер ләззәткә бирелгәндәй, бер-берсенең тәннәре буенча алга да артка шуышалар. Кайсылары бау шикелле урала, кайсылары чишелә. Кайсысы авызын СКАЧАТЬ



<p>1</p>

Ленин күпере – Казандагы күпер.