Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Юл. Романнар, хикәяләр - Ахат Гаффар страница 8

СКАЧАТЬ алдамы? – дип телгә килде ул. – Син тинтерәтмә инде, парин. Кунак булсаң, тыйнак бул… – Ул учак каршысына тезләнде. Танымаслык булган би- тенә ялкын яктысы төште. Бите кызарса да, уйлары кара иде, ахрысы, ул ашыгып папирос капты, күмердән ут элде дә тирән итеп төтен суырды. – Без Россияне сак-ламадык саклавын. Без үз җаннарыбызны, иптәшләребезнең гомерләрен саклап сугыштык… «Духлар» безнең иптәшләрне дүрткә ботарлап үтергәннәр икән – гаепсезләрмени?! Ә без, ул иптәшләребездән ата-аналарына җибәрерлек бернәрсә дә калмаган очракта, бер-ике мәртәбә табутларына туфрак тутырганбыз икән – моңа кем гаепле?

      Солтан дустын бөтен күңеле белән кызганып куйды. Степан аңардан фәкать яраланган йөзе белән генә аерылып тора, бүтән бер ягы белән дә түгел. Ләкин хәзер, очрашканнан бирле, беренче тапкыр ул аның күзенә төбәлеп, җанына тикле үтеп керергә тырышып бакты. Шунда аның үзе кебек түгел икәнен тойды һәм күрде. Ул, – ни әйтсәң дә, кеше үтереп кайткан кеше. Үз теләге белән түгел, әлбәттә. Ул аңардан иң әүвәл шуның белән аерылып тора һәм моны, шиксез, бик авыр кичерәдер, оныта алмыйдыр, төннәрен саташып ук чыгадыр. Шулай гынамы соң әле – ул кешеләрнең һәм менә бу мизгелдә Солтанның үзе хакында нәкъ шулай уйлаганын сизәдер. Шуңа күрә Солтан дусты хакында шушылай уйлавын яшерүне кирәк санамады. Киресенчә, аны үзе белән тигезләргә теләп, кырыс сорау бирде:

      – Син үзең үтердеңме соң?

      Юлдашы кинәт башын күтәрде, тураеп басты, кулындагы балтасын ташлады да аңа төбәлде. Аннары карашын учакка, учакның иң кайнар ноктасына – үзәгенә күчерде. Дустының карашында Солтан дәү бабасы Чаныш белән бабасы Кадрәкнең моңсу күзләрен күргәндәй булды. Солтан әллә кайчан – бала вакытында алардан: «Син кылычың белән күпме акларны кырдың, бабай?», «Син күпме фрицны үтердең, бабай?» – дип сораганын исенә төшерде. Алар беркайчан да аңа төгәл җавап бирмәделәр. Җавап урынына «санамадым, улым» дип кенә әйтәләр иде. Бу сорауларны ул аларның һәркайсына бары тик бер генә тапкыр биргән иде. Сүз куешкан шикелле, җаваплары да бер генә төрле. Күз карашлары да аерылгысыз: әллә син алар каршысында түгел, әллә алар синең каршыңда түгел. Ул карашта әйтеп булмастай бер бушлык бар иде. Нәкъ Степанныкы кебек. Шуңа күрә ул аңардан «Ничәне үтердең?» дип сорамады, ә кырыс төстә: «Син үзең үтердеңме соң?» – диде.

      – Булды инде, – дип җавап бирде Степан, аңа карамыйча. – Берне. Ә калганнарын кирәк чагында һәм булдыра алганда юкка чыгардым.

      – Барыбер түгелмени?

      – Юк, барыбер түгел.

      – Ни өчен?

      – Чөнки мин бер генә тапкыр үтердем, һәм үзем дә бер генә тапкыр үтерелдем… Шушында вәссәлам – бетерик… Инде берне күтәреп искә алыйк.

      – Кемне?

      – Мине. Миңа өстәп, бөтенләй кайтмый калганнарны, кайтканнарның үз туфракларына кереп ятканнарын, чит табутларны кысан итмәгәннәрне.

      Бу юлы чәкештермичә генә эчтеләр. Солтан дустының дәвам итүен көтте. Әмма ул дәшмәде.

      – Степан, ә, Стёпа… Теге беренчесен… син ничегрәк?..

      – Җанны кырма инде, ул җитәрлек сөялләнгән. Ымлыкларны СКАЧАТЬ