Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 37

СКАЧАТЬ фәкать озак гомер кичергән абыйлар гына әйтердәй сүзләр килеп чыгучан. Чыгучан да… аяк очында пәйда булган, тик үлән башларын селкеткәләп, «Бу – мин. Тимә миңа» дип, әкрен генә, саллы, вәкарь белән шуышып киткән елан шикелле.

      Әйе, бабай иде.

      Танышу. Бауман урамы. Язучылар союзына керә торган бинаның икенче каты. Роберт Батуллин (ул чагында) мәзәк сөйли. Яшь чагым. Кушылмыйм. Берзаманны халык шым булды. Керү юлына Хәсән Сарьян килә икән. Күрештеләр.

      – Габделәхәт Гаффаров, – дип кул суздым инде.

      Ул ике адым чигенде дә:

      – Кыхым, – дип куйды. – Бала-чага дип белдең мәллә? Гаффаров карт кеше ич ул.

      – Мин инде…

      – Булыр, булыр. Дөньяда ни булмас, – диде ул. Ары китте.

      Чәчем ак түгел. Мыегым да ыспай гына чак иде шул.

      (Аннары әйтте: «Язуың шундый. Синең «Әҗәт»еңне картлар гына яза ала».)

      Әйе. Кыхым… Аның сымак, күзлегемне төзәтеп куйдым әле, менәтерә. Авыр. Искә төшерүе. Үзен. Сабагын.

      Ә сабагы мондыйрак булган иде.

      Әллә генә ничек юлыбыз туры килде. Ленин урамы.

      – Чәй эчеп аласые, – диде ул.

      – Кофе, – дидем мин.

      Кердек. Пассаж. «Ял» дигән кафе.

      Шулай да аң бар бит инде. Беләм.

      – Нәрсә эчәсең? – дидем мин.

      – Үзең беләсең ич инде, – диде ул.

      Чамаладым инде.

      Ул заманда мин тегене-моны эчми идем. Әйбәт чак. Бөтен нәрсәне беләм. «Эчә» генә белмим.

      Шунда ул миңа сабак бирде. Моңынчы моны фәкать үземнең күңелемдә генә тотадырыем. Алтын хәзинәсе шикелле. Менә сандыгымны ачам.

      – Сәгать теле ничек йөри, Габделәхәт? – дип сорады ул.

      – Чайкалып инде. Әле уңга, әле сулга.

      – Кыхым… Сәгать. Дөрес. Ә тел? – диде ул.

      Аркылы-торкылы дип әйтә алмыйм ич инде.

      – Язу телен әйтәм мин. Амплитуда! Әйе, амплитуда. Татар теле. Ике калын сүз язсаң, уртасында нечкәсе булсын.

      Менә хәзер шүрлектән кулым тигән китапны алдым да уртасыннан ачтым. «Сандугач бишенче төн оча иде инде». Амплитуда. Мөгаен. Мөгаен түгел инде. Тәгаен.

      Ә сүзлек ни ди?

      «Амплитуда. Наибольшее отклонение от нулевого значения величины, колеблющейся по определённому закону». Әнә ничек. «Величина», «закон».

      Үз гомерендә нибарысы татарча – җиде, русча бер китап чыгарган.

      Ә иҗаты, язганнары хакында үзенең вафатыннан соң татар матбугатында фәкать ике генә мәкалә чыккан: Г. Ахунов. «Агыйдел егете»; Ф. Галимуллин. «Шигъриятле проза». 1980 ел. Тууына 50 ел тулу уңае белән. Ә аңынчы? Әйбәт. Барлас Камалов, Гариф Ахунов, Мәхмүт Хәсәнов, Флёра Сафиуллина, Рафаэль Мостафин, Валентина Гудкова сүз әйткән булган икән. Һәр китабы саен. Яхшы. Бусы да яхшы.

      Чираттагы китабым («Богау») беткән. Инкыйлабка кадәрге нәшир Кәримовлар шундук тагын бер агымын басып сатуга җибәрерләр идедер.

      Шәхсән исә, кулымнан, мәдәтемнән, хәлемнән килсә, бүген үк Хәсән Сарьянның СКАЧАТЬ