Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 32

СКАЧАТЬ «Мәңге онытмаска» өнди.

      Язучыга кушылабыз. Чөнки без аның геройларын яратабыз. Ә без йөрәккә ятышлы, күңелгә якын, җаныбызны биләгән кешеләрне генә яратабыз. Язучы Шамил Рәкыйпов иҗатының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүен мин аның әсәрләренең китап укучылар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылу дип кабул итәм. Халыкның тарихы, язмышы турындагы елъязмалар гасырлар буе сакланган. Ул халыкның каһарманнары турындагы язмалар да шулай сакланырга тиеш. Архивларда, китап киштәләрендә генә түгел, ә бәлки халык күңелендә һәм кешеләр йөрәгендә сакланырга. Чөнки ул язган тере геройлар, тере образлар шуңа лаек.

      Язмышлар, сугышчан юллар… Эзтабар Шамил Рәкыйпов үзенең геройлары батальонына яңадан-яңа көрәшчеләр туплый. Халыкның бәхете өчен корбан булган каһарманнар батальоны. Ә язучы каләме аша китапларга күчкәч, ул каһарманнарның һәркайсы үзе бер батальонга торырлык әдәби геройга әверелә. Аларның һәркайсы үзе артыннан йөзләгән, меңләгән укучыны ияртеп бара. Ахыр килеп, алар – бөтен бер халыкны башка халыкларга күрсәтә торган намус, Ватанны ярату, идеалларга бирелгәнлек хисләренең лаеклы вәкилләре.

      Шундый вәкилләрне күрсәтә алган язучы бәхетле. Ул укучыларын елата да, шатландыра да, дулкынландыра да. Иң мөһиме – Шамил Рәкыйповның инде чал чәчле укучысы да, тормыш хакында, үткән тарих турында яңа гына уйлана башлаган яшь укучысы да һәрчак җиңүче булып кала. Алар җиңү яулаган каһарманнар эзеннән атлыйлар. Һәлак булган егерме миллион совет кешесе эзеннән. Егерме миллион корбан, егерме миллион җиңүче. Шамил Рәкыйпов әнә шул җиңүчеләр һәм алар эзеннән алга барган яңадан-яңа буыннар исеменнән сөйли.

      Һәм сез дә, балалар! Тарихны тыңлыйк та аның һәр тибешен йөрәкләребез аша үткәрик. Шамил абыегыз шуңа өнди.

14 апрель, 1980

      САФ КҮҢЕЛ

      (Татар язучысы Мирсәй Әмирнең тууына – 90 ел)

      Фани дөньяда кешеләргә азмы-күпме файда, игелек кыла-кыла яшәп киткән күпләрдән берсе – Мирсәй ага Әмирдер. Һәрхәлдә, ак-пакь йөзле, чал чәчле әлеге абзый хакында менә бу юлысы уйлап утырган бер мәлдә ул минем күз алдымда, зиһенемдә һичкемгә зыян кылмаган, риясыз, акыл ияләренә генә хас булганча, фәкать ошбу дөньяны, кешеләрнең рухын яхшыга гына әйдәгән бер асыл зат сыйфатында сурәтләнә. Әллә нинди тыйнаклыгы, сүз боткасы ясап маташмавы, үз-үзен әллә кемгә куймавы, шул ук вакытта кайчак эндәшмәве белән үк синең, кеше, халык җанын ачып бирү галәмәте белән аның әүвәлгедер, үз замандашларыдыр, әллә кайда яшәп, ижат итеп, татарлар белмәгән дөнья язучылары беләндер бер үк дәрәҗәдә торган әдипләребездән берсе булганлыгына инде иманым камил.

      Дәлил сурәтендә аның фәкать бер әсәрен атау да җитәрдер – «Җан көеге» дигән повестен. Бездәге тегесе, бусы ул әйберне нәшер итеп, халыкка юнәлтергә аптыраган, йөдәгән, хафаланган, шомланган, шик-шөбһәгә төшкән бер арада, русның зур бер язучысы Валентин Распутинның «Живи и помни» («Яшә дә хәтерлә») СКАЧАТЬ