Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 40

СКАЧАТЬ комлыкта яз сулышын тоярлык бернәрсә дә юк». Акыл белән тулы авыл агае сөйләме кебек, табигый агышлы хикәяләү рәвеше, һәр җөмләнең төрлечә төгәлләнеше фразаны, киң болынның бер карышындагы чәчәклек кебек, күп буяулы иткән. Бу – экспрессив, әле йөгерек, әле киеренке интонациядә язылган повесть рухыннан. «Отрар хатирәсе» исә язылышы белән эпиклыкка тартым. Шуңа күрә тәрҗемәче биредә фигыльләрне күп куллана. Тарихи вакыйгаларның психологик киеренкелеге дә шуны таләп итә. Чөнки әсәр «нәрсә?» дигәнгә түгел, ә «ничек?» дигәнгә җавап бирә. Шәхесләр, геройларны психологик тасвирлау фигыльләр күплеген таләп итә. Ф. Достоевский яки Г. Ибраһимов әсәрләрен өстән-өстән генә тикшереп бару да шуны раслый. Димәк Л. Хәмидуллин, тәрҗемәче буларак, алынган әсәрнең татарча дөрес яңгырашы турында кайгырту белән бергә, аның эчке халәтенә, язучының язу алымына тугры калуны да бурыч итә икән. Шушындый олы таләп кенә тәрҗемә ителгән әсәрне яңа укучысының милли характерына якынайта. Тәрҗемәче исә үзе артка чигә, күренмәс була. Шулчакта гына әсәр яңа телдә дә үз үзенчәлеге белән кала.

      Ә «Чинар» романы тәрҗемәсендә Л. Хәмидуллинның художество сурәтләү чаралары белән эш итүе, тел нечкәлекләренә мөнәсәбәте тагын да сизгерләнә төшкән. Бу – таләпчәнлек, эзләнү, тәм табып, ләззәт алып эшләү билгесе. Бер тырышкан бау ишә, гел тырышкан тау кичә.

      Лирон Хәмидуллинның журнал битләрендәге хикәяләре белән очрашкалап торабыз. Гадәттә, алар күңелне ипләп били. Нәрсәсе белән? Кайдадыр безнең язучылар күзенә сирәк чалынган темалары белән бугай. Аларда укучыны шаккатырырга исәп юк. Язучы буларак, аңа көндәлек тормыш фәлсәфәсен гадәти, чуар булмаган күренешләрдә күрсәтү хас. Аның хис-кичерешләрне тыйнак хикәяләү алымында тормышның кайсыдыр ки бер мизгеле әхлакый сафлыгында, дөреслегендә туктала да җанга, аңга иңеп кала.

      Ул каләмен зур жанрда да сыный. Әлегә китап укучыларга аның бер повесте билгеле – «Дала иртәсе». Уңышлы әсәр дип бәяләнгәнен беләм. Вакытында аның хакында сөйләнде. Яңадан кайтып, сүз кузгату кирәкмәс. Повесть шушы ун ел башында чыкты, хәтерлиләрдер. Әсәр сөйләнгән вакыйгасының бөтенлеге белән истә. Хезмәт кешеләренең көндәлек тормышы җете буяуларда тасвирланган. Геройлар язмышы тормышчан, характерлар үстерелештә. Инде дә сурәтләү чаралары яңачарак, чынбарлык каршылыклар берлегендә күрсәтелсә, ә вакыт, геройлар язмышына нисбәтле рәвештә, төрле күчештә бирелсә, әсәрнең тәэсир көче тагын да үтемлерәк булыр иде, диясе килә. Повесть күбрәк сөйләмгә корылган, диалогларга ярлырак. Геройлар сөйләменә үзенчәлек, «шәхсәнлек» җитенкерәми. Вакыйга агышына бөтерелмәле чоңгыллар – драматик киеренкелек күбрәк кертелсен иде. Болар психологик тирәнлек, әсәрнең тәэсирчәнлеге өчен бик кирәкле, аны заманчалык рухы белән сугаруның язучы кулындагы заманча кораллары юкса. Болар, ахыр килеп, вәгазь әйтүем түгел, субъектив фикер, укыган әсәргә карата мөнәсәбәтем генә. Әйе, бу дөньяда Лирон Хәмидуллин дигән язучы бар. Шулай икән, аның да укучыга үз СКАЧАТЬ