Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 33

СКАЧАТЬ хисенең көчен күрәм мин. Әгәр Хәтирә ире белән андый мөнәсәбәткә керергә юл куйса, бу аның дезертирлыкны гафу итүе булыр иде. Алай булган сурәттә, миңа бу әсәрне язу да кирәк булмас иде.

      Әсәрнең вакытында басылмавына төп мотив итеп, редактор аның темасын гаепләгән иде. Ягъни зур юбилейлар чорында дезертир турындагы әсәрне басу уңайсыз, диде. Мин артык настаивать итмәдем. Гәрчә партияле позициядән торып язылган, намуслы хезмәткә, советчыл патриотлык хисләренә мәхәббәт, гражданлык бурычын онытучылыкка, түбән җанлылык, куркаклык кебек әшәке күренешләргә аяусыз нәфрәт рухы белән сугарылган әсәрнең теләсә нинди тантана көннәрендә дә басылырга хаклы икәнлегенә иманым камил булса да, юбилейлар узганчы көтәргә каршы килмәдем. Юбилей саннарына яхшырак әсәрләр бар икән, бик әйбәт, аларга тоткарлык булмасын, дидем. Басылдылар. Күрдек. Ләкин юбилейлар да узып китте. Минем повестьны басарга җыену сизелми. Әйтерсең ул бөтенләй юк. Һәм бу редакция работникларын да, редколлегия членнарын да борчымый кебек. Бу хәл мине бик каты рәнҗетә.

      Мин рәхәтләнеп яңадан-яңа әсәрләр язар вакытымда, җиде ел гомеремне Союзда җитәкчелек итү эшенә бирдем. Партия һәм каләмдәш иптәшләрем тапшырган бу авыр, җаваплы эшне намус белән, хәлемнән килгән кадәр тырышып башкардым. Өлкән һәм яшь язучыларга карата, аларның иҗатларына бәя бирүдә мөмкин кадәр гадел, объектив булырга тырыштым. Мина өч тапкыр хисап доклады белән чыгарга туры килде. Гражданлык намусым кушканча, эстетик белемем, әдәбиятны аңлау дәрәҗәм мөмкинлек биргән күләмдә яхшыны яхшы дип, начарны начар дип бәяләргә тартынмадым. Җиңел булмады. Чорыбыздагы катлаулы әдәби хәрәкәт һәм четерекле иҗат эшләребез турында хисап доклады белән чыгуның минем өчен повесть яки роман язуга караганда да авыррак булганлыгын үзем генә беләм.

      Ниһаять, иҗат эшенә бушагач, сугыш чорында үзем күргән, күп еллар буе онытылмыйча һаман күңелемне биләп, җанымны тынгысызлап килгән вакыйга һәм кешеләрне нигезгә алып, шул повестьны яздым. Әсәремнең әдәбият алдына партия тарафыннан, халык тарафыннан куелган таләпләргә җавап бирүенә шикләнмим. Миннән яңа әсәр көтүче укучыларымның да аны хуп күреп кабул итәчәгенә ышанам (повестьның «Соц. Татарстан»да басылган өзекләре буенча миңа фикерләрен әйтүчеләр, аның тулы килеш басылып чыгуын көтүчеләр күп).

      Кайбер иптәшләрнең повестьны сугыш чоры колхозының кара якларын нигезгә алган итеп кенә күрергә теләүләре белән һич тә килешә алмыйм. Хәтирәнең, иске йола богаулары астында газапланган хәлдә, башына килгән шәхси фаҗигагә җиңелмичә, патриотик хезмәтендә нык торучы, үзенең генә түгел, иренең дә исәнлегеннән бигрәк намусы өчен фидакяр көрәшүче татар хатыны образының язмышы әдәби әсәр өчен әһәмиятле түгелмени? Корбангали? Бернинди ялган авторитетлар, тормышка хилаф, ялгыш күрсәтмәләр белән исәпләшмичә, барыннан да элек, үзенең коммунистлык намусына таянып, колхоз белән җитәкчелек итүче председатель образы әһәмиятле түгелмени? Авыр сугыш чорында колхозларны аяктан екмыйча, фронтны СКАЧАТЬ