Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 30

СКАЧАТЬ таный, шуңа баш ия.

      Кичәне алып баручы Зөһрә Шакирҗанова, аның Арчадан килгән якташлары Ринат Фазлыйәхмәтов, Казанбаш авылы җирле үзидарә рәисе Гомәр Мөхәммәдиев, Арча җырчысы Рөстәм Закиров, Гариф Ахуновның «Тимерханның яшьлеге» дигән повестеның каһарманы Тимерхан Борһанов, аның улы – Казандагы Вахитов районы хакимияте башлыгы Рафис Борһанов, шулай ук якташы – баянчы Фәрит Хатипов, Искәндәр Биктаһиров, аның сөекле җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина, Г. Камал театры артистлары Зөлфирә Зарипова, Фуат Әбүбәкеров, Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй һәм башкалар аның иҗатына үзенә күрә тагын бер тапкыр баш иделәр. Гариф абыйның «Чикләвек төше», «Утлар яна учакта», Ш. Камалның «Акчарлаклар» дигән әсәре нигезендә ул иҗат иткән инсценировка, шуннан соң «Идел кызы» дигән әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, тамашачы боларның һәркайсын әйбәт кабул кылды.

      Әнә сәхнәгә композитор Мәсгут Имашев чыгып рояльдә Гариф Ахунов сүзләренә язылган җырын җырлап бирде. Менә шунда халык таң калды да инде. Җитмәсә, Мәсгут Имашевның хатыны Фатыйманың «Казанбаш» җырын җырлап бирүе халыкның күңелен җилкендерде дә җибәрде.

      Кыскасы, Марсель Галиев Гариф Ахунов хакындагы мәзәк хәлләрне сөйләсенме, Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев аның хакында чыгып шигырь әйтсенме, Зилә Сөнгатуллина, Фирая Әкбәрова, Һаҗәр Шәкүрова, Наил Шәйхетдин, баянчы Әхмәт Кәримов уйнасынмы, җырласынмы – боларның һәркайсы атаклы язучыбыз Гариф Ахунов истәлегенә үзенә күрә бер рухи һәйкәл куйган кебек булды.

      Җил гомере – бер мизгел ул. Ә ир гомере – сизгер ил.

      Хан кызы…

      Әй лә, әй…

3 ноябрь, 2000

      ӘХЛАК САКЧЫСЫ – ХАКЫЙКАТЬ АЧКЫЧЫ

      (Танылган язучыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинга – 70 яшь)

      Ул әдәбиятыбызга озаклабрак, шул ук вакытта аның офыгын тагын да киңәйтебрәк, нурлырак итеп ачып керде. Беренче әсәрләреннән үк ул үзен әхлак сакчысы, димәк, гаделлек, хакыйкать ачкычы буларак танытты. Бу хакта танылган тәнкыйтьчебез Фоат Галимуллин болай ди: «Язучы, кеше һәм гражданин буларак, Мәгъсүм Насыйбуллинның хыялланганы, омтылганы бер – ул да булса кешеләрне игелекле, инсафлы, итагатьле һәм бәхетле итеп күрү».

      Менә шушы нәрсә аның төп мәсләге, кыйбласы, иманы инде. Моңа ирешкән язучы, гомумән, танылу гына алып калмыйча, халыкның рух терәге дигән мактауга ирешә. Ул мөхтәрәм була, меңләгән укучысының юлдашына, остазына әйләнә.

      Әгәр да каршыгызга мәгънәле карашлы, ачык йөзле, куе кашлы, мәһабәт буй-сынлы, әллә каян ерактан ук: «Исәнме! Хәлләр ничек?» – дип исәнләшкән берәү очраса, мәгълүмдер: бу Мәгъсүм ага Насыйбуллин булыр.

      Ул – Кукмара төбәгендәге Байлангар дигән шанлы бер авыл егете. 1925 елның 15 октябрендә якты дөньяга килгән. Аның менә шушы туган көненең үзгә бер мәгънәсен тоеп, күреп алган Фоат Галимуллин сүзләренә илтифат итик әле: «…15 октябрь… Иске стиль белән 2 октябрь… Чү, бу татар халкы тормышында бик хәсрәтле көн түгелме соң? Әйе, нәкъ шушы көнне 442 ел элек (хәзер 443 СКАЧАТЬ