Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 29

СКАЧАТЬ төсмер бирде.

      Аның иҗатының төп юлы – классика. Ни өчен? Чөнки анда әдипләр иҗатындагы соң чиктәге фикер тыгызлыгы, моң, сурәтләү чараларының гадилеге, сыгылмалы ритм, идея һәм аны бәян иткән стиль ачыклыгы бар. Яшьләрдә еш кына бу юк әле. Хәер, В. Ганиевнең үз тәрҗемәләренә дә ачыклык, интонация чисталыгы хас, алар чуарлыктан, ялган пафостан, «күп беләмлек»тән азат. Хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләре дә, тәрҗемә объекты буларак, аны иң әүвәл шушы җәһәттән җәлеп итә. Төрекмән поэзиясе антологиясе үрнәкләре, Тукай, Гафури, Җәлил, Туфан, Ә. Ерикәй, З. Нури шигырьләре аның күңел дәрьясында икенче тел алалар, яңа гомер белән яши башлыйлар.

Февраль, 1983

      ҖИЛ ГОМЕРЕ

      Әнә ул, утырган урыныннан торып, «Хан кызы»н җырлап җибәрер шикелле тоелып китте әле. Танылган татар язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Гариф Ахуновка быел 75 яшь тулган булыр иде. Ни аяныч, аның бу 18 сентябрьдә буласы юбилеена ул ике ай гына яшәп бетермичә, бакыйлыкка күчте.

      Яхшы. Ә бит аның исән калган, киләчәктә XXI гасырда яшәргә тиешле дуслары калды. Болар инде исә, үз нәүбәтләрендә, язучы Гариф Ахуновны XX гасыр язучысы дип беркайчан атамаслар, үзләре белән, үзләренең җаннары, үзләренең рухлары белән XXI гасырга алып кереп китәр- ләр.

      Бу хакта Г. Камал исемендәге театр бинасында аның истәлегенә, рухына, иҗатына багышланган зур иҗат кичәсе үзенә күрә бер дәлил булды. «Хәзинәле гомер» дип аталган бу кичәгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп, шыгрым тулы зал алдында аның хакында матурдан матур сүзләр әйтте. Ул болай диде:

      – Мин аны балачактан беләм. Әлмәттә яшәгән чорында ул безнең өебезгә килеп, әти-әни белән сәгатьләр буена әллә нәрсәләр турында сөйләшәләр иде. Ә мин инде чаршау артыннан гына дигәндәй тыңлап тора идем. Менә шул вакытта ук бу абыйның көр тавышы, тормыш, яшәү хакындагы мәгънәле сүзләре, мәзәкләре ничектер минем күңелемә сеңеп калган да, менә хәзергәчә аларны һич кенә дә оныта алмыйм…

      Аннан соң Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Фоат Галимуллин үзенең остазы һәм аның хакында бихисап мәкаләләренең ни өчен язылганлыгы, Гариф Ахуновның иҗат иткән һәммә әсәрләреннән илһам алып, аларны студентларына ни сыйфатлы итеп тәкъдим итүләре хакындагы истәлекләрен сөйләде.

      – Менә аның «Соңарып килгән бәхет» дигән әсәрендәге Сөбханкулов образы. Монда ул үзенең татар әдәбиятына тормышның үзеннән, халыкның үзәгеннән килгәнлеген раслап язды. 1955 елда язган беренче әсәре – «Яшьлек яме» дигән әсәре белән Гариф Ахунов үзен татар әдәбиятының яңарыш кичерергә тиешлеген әйтеп куйды кебек. Шуннан соң ул, «Совет әдәбияты» журналында беркадәр эшләп алганның соңында Әлмәткә китеп, анда 10 ел буена язучылар оешмасына җитәкчелек итеп, шул вакыт арасында «Хәзинә», «Хуҗалар» дигән романнарын иҗат итте. Әлбәттә, аның төп әсәре – «Идел кызы» трилогиясе. СКАЧАТЬ