Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 50

СКАЧАТЬ кайнап, боткасы пешеп чыкмас борын, Гыйззәт кайтып керде. Чишенмичә генә кухняга үтте дә горур кыяфәт белән өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куйды.

      – Ник дәшмисең? – диде ул.

      – Ә син?

      – Эш эшләргә кирәк. Сүз белән тамак туймый ул.

      – Кыргансың инде: айга бер мәртәбә ипи алып кайткан, янәсе.

      – Аның каруы пьесаны тәмамладым, ә ул режиссёрга ошады.

      Кәүсәрия ашарга бүлеп куйды.

      – Тагын карабодай боткасы! – диде Гыйззәт.

      – Бишенче номерлы диета, үскәнем. Бераздан кефир эчәрсең. Кичен ашарга дигәнеңне дошманыңа бир, дигән халык.

      – Үзенә дигән итне миңа китерсә, мин теләсә кемнең дошманы булырга риза.

      – Хәзер син генә түгел, бөтен кеше диетик.

      Кичәге бәхәсләрне искә алмыйча гына ашап-эчтеләр. Кәүсәрия савыт-саба юа башлады, ә Гыйззәт, рәхмәт әйтмичә генә торып, урындыкларны берәм-берәм өстәлгә каплады да шөрепләрен кыса башлады. Мондый хәлнең өйдә күптән булганы юк иде инде.

      – Ни булды? – дип кычкырып җибәрде Кәүсәрия. – Пьесаңны кире кактылар мәллә?

      – Урындыкның пьесага ни катнашы бар?

      Гыйззәт, эшен төгәлләп, бүлмәгә чыкты да, ачкыч белән борып, софа аякларын ныгыта башлады. Кәүсәрия дә аңа ияреп чыкты:

      – Әйтәм ич, пьесаңны кабул итмәгәннәр.

      Ачкычын ташлап, Гыйззәт Кәүсәрияне софага күтәреп салды, үзе янәшә ятты.

      – Шул, драмаңны кире борганнар икән. Югыйсә урындык белән софа төзәтәсеңме соң син!

      – Пьеса ахырына яңа вариант таптым. Бүген бетерәм. Режиссёр да хуплады.

      – Героиняң ирен ташлыймыни?

      – Ташлый. Шул көнче ир белән торсынмыни?.. Тагын нишлим, Кәүсәрия Җәүдәтовна?

      – Аргансыңдыр, бүтән өшәнмә инде.

      – Әле сәгать герен күтәрәсем бар.

      – Үзем, үзем! – Кәүсәрия иренең култык астыннан җи- тез генә шуып чыкты да ашыгып телевизорны кабызып җибәрде.

      – Бүген – хоккей! Хәзер кофе кайнатам.

      Ул кухняга кереп киткәч, Гыйззәт телевизорны сүндерде дә ак мәрмәр аяклы, яшел эшләпәле өстәл лампасының кара төймәсенә басты. Тонык ут бүлмәне сыек яшел якты белән тутырды һәм суүсемле аквариумга охшатып калдырды. Гыйззәтнең бүген шул аквариумда ничә айлар буе эзләгән алтын балыгын тотып, иртәгә режиссёрына сәхнәдә пешерә башлар өчен илтеп бирәсе килә. Ваннада коенган Кәүсәрия атлы су кызы аның зиһененнән читтә иде. Тик ул үзен бик тиз искә төшерде. Аның:

      – Әй, арканы уып чык әле! – дигән тавышы яңгыра- ды…

      …Ул бүген дә өйдә кабызган сигаретын урамда тартып бетерде. Шул очтан Кәүсәрия аңа чүп чиләген дә биреп чыгарды. Үзе, калын журнал алып, софага менеп ятты. Ә Гыйззәт, бушаткан чиләген тотып, тагын телефон будкасы янына килде. Махсус әзерләп куйган ике тиенлеген кесәсеннән чыгарып, телефон ярыгына салды да трубканы алды: «Бүген ничек сайрарсың икән?»

      Телефон шылтырады. Кәүсәрия трубканы күтәреп кенә СКАЧАТЬ