Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 9

СКАЧАТЬ Чынлап та, уйлап бетер. Мин сүземдә торып килдем, әмма, кызгансам, кире дә китәрмен. Бай абзаң өеннән куып чыгаргач, синең кемгә кирәгең калыр?! Өемдә әнисез калган өч бала сине көтеп утыра. Өчесе инде күзле-башлы. Балаларга якты чырай күрсәтсәң, үзең дә ким-хур булмассың, яннарыңа синең малай да сыяр.

      Шушы сүз Хөршидәне айнытты, уйларын бер рәткә салды. Ул Сары Сәли исемле яңа хуҗасына – ишек катында басып торган, кияүләп йөрүчеләрчә яхшыдан киенгән адәмгә ияреп китәргә, язмышына буйсынырга карар кылды. Моңа кадәр бер күреп тә карамаган ятимнәр аның күңелен әллә нишләтеп җибәрде, чөнки ул үзе дә моннан соң типкегә калачак малаен уйлый иде.

      Сары Сәли:

      – Никахны үзебездә, өйгә мулла чакыртып, карендәшләребездән ике-өч кеше белән генә укытырбыз, – дип өстәде. – Син шуңа ризадыр бит?

      Хөршидә җавап бирмәде. Аннан, инде баласын киендерергә дә тарантаска чыгып утырырга ниятләп, түргә керә башлаган иде, каршысына Миңлекәй килеп басты. Ул бу юлы, тагын да йомшаграк итеп, бар әле, башта үзең урнаш, Касыймны сиңа җибәрү кайчан да соң түгел, диде.

      Шулай дисә дә, бай бу юлы сүзендә тормады, баланы Хөршидәнең әтисе Гыйззәтулла йортына җибәрде. Гомер буе малай дип аңгырайган бабага шул гына кирәк тә иде. Инде кызлар кайсы кая таралган, үзе дә картаеп килә, йорт тирәсендә маташырга авыр булмаса да, кырга чыгулары бер дә җиңел түгел иде. Ул оныгын бишкуллап каршы алды. Касыймны Саниябану да, Гыйззәтулла да өрмәгән җиргә утыртмадылар, үз балалары кебек тәрбия итеп, бергәләп яшәп тә киттеләр.

      Хөршидә, кәртәгә отылганын белгәч, Сәлигә баруга каршы торырга, атасы йортына кире кайтырга дип уйлаган сыман булса да, чынлыкта нәкъ менә шуннан бик курка, эчендә үзен көчләп сакаллары агара башлаган картка биргәне өчен, әтисе Гыйззәтуллага гына түгел, аның ягына баскан әнисе Саниябануга да бик үпкәле иде. Вакытлар узгач, Касыймны сагынуы да бераз басылгач, бай адәмнәргә өч кыз биреп шактый гына хәлләнгән бабасында малайга кырын караш булмас, үги атадан кыерсытылганчы, үз бабасының каты кулыннан кыйналуы да яхшырак, дип уйлады да бәбкәен туган йортыннан барып алып тормады.

      Бу вакытка хәрәм уеннар уйнап тормышын көйләгән Сары Сәли йортында Хөршидәгә бай өеннән начаррак булмады – шул ук эш, шул ук аш иде. Инде үги балаларның олылары үзен «апа» дип йөртсә дә, кече кыз «әни» дип эндәшергә күнекте. Олы кыз өй эшендә булышса, малай абзар тирәсен, малларны карашты.

      Сәлинең үзен дә начар дип булмый иде – ормаган-сукмаган, әшәке сүз әйтмәгән, акчасын тапкан ир начар була димени?! Авыл җирендә ирнең ниндие дә терәк инде ул, тормышның тоткасы. Хөршидә шулай дип санады, авыл халкы, бигрәк тә күршеләр, туган-тумача Сәлинең дә, ятимнәрнең дә бәхете бар икән дип куанды. Хөршидә күршеләрнең ашыннан калдырылмады, туганнарының мәҗлесләрендә урыны түрдән булды.

      Сәли тәмле телле, юмарт холыклы булса да, кул көче белән, аркасыннан тир агызып көн итәргә өйрәнмәгән иде. Элек тә бар авыр эшне беренче хатыныннан туган олы балалары эшләде, СКАЧАТЬ