Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 6

СКАЧАТЬ түгел! Алай да Хөршидә үлем түшәгенә егылгач, олыгаеп барган ир уйга калды. Инде бу хатынын да югалтса, тагын да яшьрәкне алса, анысы да бала арты бала тапса, аларны да үстерергә кирәк булачак иде аңа. Хатын-кыз, бала үз бәхете белән туа ул, ди дә җил иссә дә авырга узарга гына тора, шул арада итәгенә салган бәбиен синең кулыңа китереп тә тоттыра.

      Сәлигулланы бала яратмый дип булмый. Ярату – бер нәрсә, кеше итү – икенче, ди Хөршидәсе, син әле үзең – олы сабый. Аның сүзләрендә хаклык бар. Кулына көч керсә дә, юкә миенә акыл утырмады Сәлинең: кайда нинди кызык бар дип ишетсә, шуны карарга йөгерде, кайда нинди яман гадәт чыкса, ул да эшләп карарга, тәмен татырга тиеш дип санады. Әле әтисе, догачы картка әйләнгән Сары Сәлимулла инде сиңа да бер утырырга, намазга басарга вакыт дигәч тә, кул гына селтәде. Дөрес, сәвит килгәч, намазның беркемгә кирәге калмады. Намаз укырга өлгермәвенә Сәли үкенмәсә дә, тәмәке пыскытуына, яшьтән карта сугуына үкенгән чаклары аз түгел.

      Хөршидәне алганда, Сәлигулла алга таба тормышы җиңеләер дип уйлый иде. Чыннан да, юкә башта сыек ми… Ул берне уйлый, тормыш, нәкъ уендагы кебек, алдыңа карталарның көтелмәгәнен чыгара да куя, чыгара да куя…

      Сәлигулла, үзен ни акыллы, ни башлы санаса да, мең уеннан җиңеп чыкса да, язмыш белән бил алышта һәрчак биреште. Әнә бит Хөршидәне дә баеннан аерылыр, үз баласы булгач, ике төрле янына өченчеләрен дә алып кайтмас дип фаразлаган иде, ялгышкан булып чыкты. Каенбабасы Гыйззәтулла Миңлекәй байдан туган малаен алып калганнан соң, инде болары чын-чынлап үзебезнеке генә була, яңадан аерыласым юк дигәндәй, көмәнгә узган һәр баласын таба торгач, Хөршидә дә алты үги янына яңадан биш җан иясен өстәде. Берләре үсә, китә торды, икенчеләре туа торды дигәндәй.

      Әле дә мич башы тулы бала булса да, хатынның бу арада гаме аларда түгел, үзе кебек ач үлем белән тартышкан нарасыенда. Кул арбасыннан ник бер ым, кыштырдаган тавыш ишетелсен…

      Хөршидә инде ничәнче тәүлек йокылы-саташулы ята. Шул көннәр, төннәр эчендә бөтен узганын күздән кичергәндәй булды ул. Яшьлеген, абыстайда укып йөргәннәрен исенә төшерде, су буендагы уенлыкларда Ярулла белән очрашканнарын уйлады. Вәгъдә алышу көннәрен, шул вәгъдәнең чуар тавык астыннан җыеп бирелгән йомыркаларын, чигүле тәмәке янчыкларын, өрфия яулыкларны исенә төшерде. Аннан соңгы озакка аерылышуларны, көтүләрне, кабат очрашуларны, ераклардан алып кайткан хуш исле сабыннарны хәтерендә яңартып, күңелен ничә мәртәбә йомшартты, күз төпләрен ничәнче кат яшьләде. Хөршидә боларның берсен дә Сәлигуллага сиздерергә тырышмады, йокларга ятса да, саташып серне чишмәсәм иде дип, догасын укып битен сыпырды, уйга батканда, күзләремне күреп аптырамасын дип, аңа аркасын куярга күнекте.

      Хөршидә җиңел тормышлы йортта үсмәде, алай да үзенең дә, туганнарының да өсләре бөтен, тамаклары тук, торырга өйләре җитеш иде. Көзләрен ул башка кызлар белән уракка йөрде, язын сабанга чыкты, җәйләрен печәнгә төште. Ирләрдән ким эшләмәсәләр дә, әтиләре өйдә егетләр юклыктан һаман уфтана, җае чыкканда, СКАЧАТЬ