Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 7

СКАЧАТЬ бераз югалыбрак та калды. Кыз исә, бай күз ялтыратуларына илтифат итмәвен күрер дә бу сөйләшүне үзе дә онытырга тырышыр, атасына сүз катып тормас дип уйлаган иде, алай булып чыкмады. Көзге эшләр бетүгә, Миңлекәй Гыйззәтулла картка Асылбикә карчыкны яучы итеп җибәрде.

      Мәһәргә бүләкләр ярыйсы гына вәгъдә ителде: Гыйззәтуллага яхшы кәләпүш-чапан да, хатыны Саниябануга мамык шәл, ефәк күлмәк тә, Хөршидәгә көмеш алка-беләзекләр дә бар иде бүләкләр исемлегендә. Гыйззәтулланы иң дә сөендергәне яучы карчыгыннан алда йортына атлап кергән башмак тана булды. Бай, монысы исәпкә керми дип, алдан ук җибәргән булса да, асылда, вәгъдәнең ныклыгын, үтәләчәген белдереп тора иде ул башмак. Шунысы яхшы: кызың калса да, кайтса да, кире кайтарасы мал түгел!

      Шулай итеп, әти-әни, Хөршидәнең ай-вайларына да карамыйча, Лотфулланы яратам дип такмазалавын да тыңламыйча, Миңлекәй байга бирергә дигән карарга килде дә сүзләрен кире алмады. Үзе кияүгә ябышып чыккан Саниябану хәленә керер дип уйлаган иде Хөршидә – ялгышты, инде затлы күлмәкләргә дә ия булгач, анысы чәриләп үк Миңлекәйне сөйли, Миңлекәйне мактый башлады.

      Ай буе Гыйззәтуллалар өендә байларча тормыш, байларча яшәү, байларга катышу, байлар рәтенә басу турында гына сөйләштеләр. Инде Миңлекәй дигән исем ятланып, гомер бакый алар белән керешкән бер кеше кебек тоела башлагач, Хөршидә дә тешен кысып ризалашты. Без күрәсен кем күрер дип, никахны да үз ягында укытырга ризалашкан байның җибәргән шөлдерле тарантасына – әти-әниләре янәшәсенә чыгып утырды.

      Гомеренә тарантаска түгел, яңа арбага да тиенмәгән Гыйззәтулла, үз уенча, чыннан да, кеше арасына керде – Кизләүнең иң зур баеның кодасы булып китте, тик бу тойгы озак бармады, туйлар үтеп, кыз балага узганчы ук, аның кода икәнлеге онытылды.

      Бай комсыз булса да, каладагы марҗаларга, кәртә уенына, борын йә тел асты тәмәкесе ише нәрсәләргә акчаны бер дә кызганмый иде. Ул бигрәк тә Мәкәрҗә ярминкәсен көтеп ала, шунда товарын да сатып, ярты акчасын да бетереп кайта иде.

      Хәер, кәрт уйныйм дисәң, Мәкәрҗә, Казан да кирәкми – Малмыж шәһәре турыдан егерме чакрым чамасы гына. Миңлекәй Китәк базарына чыгып китсә, шунда сугылмый калмады. Бу тирәдә байларның артык акчасы юк, Мәчкәрәсенең, Эсмәиленең дә җыен юньлерәк бае шунда китеп оялаган. Малмыжда Габәширләр дә юк түгел. Миңлекәй бигрәк тә шулар белән кәрт сугарга гадәтләнде.

      Габәшир – итекчеләр ягы. Ул як халкында акча күп. Анда кибет кенә дә ике-өч, анда мәхәллә дә берничә. Габәширнең байлары да килде-китте бай ише генә түгел – урыс алпавытларыннан көнләшеп, марилар белән ярышып, мал туплаган алар. Андыйларны кара бай диләр бу якта. Бу сүздә укымышсызлыкның бер катышы да юк, чын бай дигәнне аңлата ул. Урысчасын да яхшы беләләр, чирмешчәсен дә сукалый габәширлеләр. Сабантуйда да беренчелекне чит авылларга бирмиләр, авылга кылыч белән килгәнне түмәр белән куып җибәрәләр. Гаярь, батыр булганга, берүзләре урыс авыллары арасында яшәп кала алганнар да.

      Малмыжга Габәширдән килеп кәрт уйнаучыларның СКАЧАТЬ