Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 4

СКАЧАТЬ көн иткән Маһисара апасын исенә төшерде. Йөрәгенең бик әрнегән вакыты иде, аннан кулына каләм алып, күңелендә йөрткән истәлекләреннән чыгып, нәсел тарихын язарга утырды…

Юкә башта ми сыек

      Болын буендагы дүртпочмаклы өйнең тәрәзәләрендә бу төндә гел яктылык уйнады – мич кырындагы кыстырмага чыра арты чыра куелды – лампаларга салырга кәрәчин беткән иде. Ашарга аннан да иртәрәк бетте. Хәлсезләнгән балаларның ике тәүлек мич башыннан төшкәннәре юк. Сәли балаларны кызганды: утынны да үзе алып керде, мичкә дә үзе кабызды, мәтрүшкәсен-бөтнеген-гөлҗимешен салып, плитәдә утырган чәйнектә урман чәен дә кайнаткан булды. Хуш исле кайнатма янына кабарга бернәрсә дә булмагач, балалар аның өчен генә сәндерәдән төшеп тормадылар булса кирәк, әтиләреннән әледән-әле су сорап кына эчтеләр.

      Малайларның ни төртешкәне, ни үртәшкәне ишетелми. Кайчан гына гөрләп торган умарта күче кебек йорт тынып, күңелсезләнеп калды. Ике атнадан язга таба китәсе. Шуңарчы ничек тә чыдарга кирәк иде. Әле ярый балаларның өсләре бөтен дә яткан урыннары җылы. Сәлигулланың утын ягы ярыйсы, бер дигән каен яркалары әллә ничә ел ягарлык. Кешеләрне күмер сорап та йөдәтәсе юк, запаска элек алып куелган шырпысы җитәрлек.

      Сәлигуллалар базында берничә капчык бәрәңге бар. Утыртырга дигән бәрәңгенең яртысын алар кышын ук ашап бетерделәр. Хатыны Хөршидә, балаларны ачтан үтереп булмый, бер бәрәңге урынына чирекне утыртсаң да үсә ул, дигәч ризалашты, әмма калганын ничек тә тотмаска үз-үзенә сүз бирде. Язгача исән калсалар, шул бәрәңге аларны киләсе кышны ризыклы итәчәк иде.

      Түр караватта – кабартылып җайланган түшәкләр өстендә – Хөршидә үлем белән көрәшә. Янында, сары кабыклы бишектә, әле дөньяга юньле-башлы авазын да салырга өлгермәгән төпчекләре ята. Ул инде елаудан туктаган. Тәпиләре, куллары белән чүпрәк-чапракларын тәмам чишеп бетергән. Шәфкать туташы, кызчыкның температурасы күтәрелсә, артык төрмәгез, дигән иде, Сәлигулла абзый шулай эшләде дә.

      Нарасыйны, бишеккә салып, аяк бавы белән генә тирбәтеп ятса да буласы иде. Әти кеше йоклап китүдән, яңадан уянмаудан курыкты. Болай сабый хакы дип йомылган керфекләреңне дә күтәрергә тырышасың. Таң атканда, инде соңгысы дип яндырылган чыра белән мичне кабызып җибәргәч, тагын урынына барып яткан иде, Хөршидәсе үз янына эндәште:

      – Сәлием, калхузга гына барып кайт, булмаса. Балаларны күрә торып ачтан үтерәсеңмени, әниләре үлем түшәгендә ята дип, минем өчен бераз онмы, ашлыкмы сора. Эшче кешенең кадерле чагы җитеп килә, бирерләр, бирми калмаслар.

      Кантурга барырга аягы тартмаса да, Сәлигулла килеште. Кызын кияүләп кергән үзбәк калдырган сырманы өстеннән кушак белән буып, кәлүшле итеген киеп, алдан ук чанасын да алып, туп-туры кәнсәләргә китте. Рәиснең урынында чагы иде. Күзләре батып беткән, чанасын көчкә өстерәп, түбән очтан менеп килгән Сәлигулланы тәрәзәдән үк күреп алды ул. Лотфулла, эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенсә дә, кочак җәеп каршыларга ашыкмады. Кулындагы тәмәкесен тәмләп суырып торганнан СКАЧАТЬ