Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 10

СКАЧАТЬ да эндәшмәде, алар киткәнче, шунда гына торыйм дип, бәрәңге бакчасына чыкты да, инеш буйларына карап, туйганчы елады. Кычкырып еламады, аның никадәр әрнегәнен дерелдәгән җилкәләреннән, мөлдерәп аккан яшьләреннән аңларга булыр иде.

      Илгә революция сөреме таралганда, Сәли бер яктан да торып катнашмады, иллә-мәгәр гражданнар сугышында өч баласын югалтты. Сыер югалту бу балаларны югалту янында чүп иде. Яңа карыныннан өзелеп төшкән сабыен калдырып, салкын кабергә кереп яткан Зөлкагъдәсен югалту янында сыер югалту шулай ук бернигә тормый икән. Ярый әле, баланы, яшь тәне сөт имеп ныгысын дип, үзе дә ир бала алып кайткан сеңлесе йортына илттеләр. Яшь тулганда, Хөршидә килгәч, имидән аерып, кире Сәли йортына алып кайттылар. Хөршидә күтәреп чыккан ташбаш әнә шул иде.

      Хөршидә соңгы баласыннан өзлеккән елны, Сәлинең олы кызы Кәримәгә егерме ике яшь иде. Аны алдагы елны Харәзем якларыннан килгән бер үзбәккә хатынлыкка алып киттеләр. Бирсә дә бирде ризалыкны Сәли, бирмәсә дә бирде. Ашарыбызга таманча, мин каршы түгел, кызым, инде син үзең кара, диде. Кәримә ачлы-туклы гомер итүдән тәмам туйган иде, теләсә дә барды, теләмәсә дә дигәндәй. Көтмәгәндә-уйламаганда, тагын да шул кыз сайларга килгән үзбәкләргә ияреп, ул атасы йортына кайтып төште.

      Авыртмаган башка тимер таяк, күп авызлы йортка артык кашык иде Кәримә. Ул моны тиз аңлады. Алып кайткан күчтәнәчләре бетүгә, әтисенә анда иренең башка хатыны барлыгын да әйтеп тормады, шул ук үзбәкләргә ияреп китеп тә барды. Тормышы авыр булса да, тамагы тук иде шул кояшы тән кисеп җылыткан, җан яндырган чит якларда.

      Хөршидә, үлем түшәгендә ятканда, Кәримәне дә уйлады, үзен аның урынына куеп карады, язмышларын бер тапты… Ярдәм итә алмаса да, ул аны да эченнән кызгана, аның өчен дә үз баласы кебек өзгәләнә иде.

      Сыер дигәннән, сыерны оттырудан артык зыян күрделәр дип тә булмый, башта тормышлары бик таралмаган иде, соңрак кешеләрнең бар булган малын барыбер колхозга җыеп бетерделәр.

      Сары Сәли, юкә башымда сыек ми, дип сөйләнергә яратса да, уй-гамьдә яши торганнардан иде. Колхозына да беренчеләрдән керде, хатынын да шуңа мәҗбүр итте. Ул күмәк эшләрдә артык бил бөкмәде, күбрәк оештырып, кеше өйрәтеп йөрүне хуп күрде, әмма дә ләкин Хөршидә хезмәтнең ниндиендә дә иң алдынгылардан иде.

      Хөршидәнең сәламәтлеген шул колхоз дигәннәре бетерде дә бугай инде. Бала арты бала табып кына торган хатынны беркем дә эштән азат итәргә теләмәде. Соңгысын тапканнан соң, өч көнлек баласын калдырып кырга китсә дә, хәлсезлектән кишәрлеген артка калып бетергәч, ташбака рәсеме төшкән флаг күтәреп кайтты ул.

      Хөршидә флагны тоттырган бригадирга да, ташбакалы әләмне күтәреп кайтуын көлеп күзәткән авылдашларына да рәнҗеде. Гарьләнүеннән, күңел төшенкелегеннән тагын да ныграк авырый башлады, сулды, сүрелде. Син еллар буе калхуз-калхуз дип тырышасың, гел алдынгылар рәтендә барасың, иркенләп тотарлык ашлыгын да ала алмыйсың, үз тормышыңны да көйләргә җаең юк, ихатаң аннан ишелә, моннан… Инде бер тапкыр гына сабанда-уракта СКАЧАТЬ