Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 12

СКАЧАТЬ доганы каберлек кырындагы утыргычларда кыла. Күрше карт бервакыт, инде син олы, яшь хатын-кыз түгел, эчкә узсаң да була, дигән иде диюен, алай да батырчылык итмәде. Каберлекләр янына килеп кычкырып елаудан курыкты, сыкрап дога кылудан шикләнде.

      Зиратка кермәсә дә, шаулап утырган агач тавышларында, киңәйтелгән зиратны тагын чорнап алган сары чәчәкле юкәләр шыбырдавында ул Сәлинең дә, Лотфулланың да, Миңлекәй байның да тавышларын ишеткәндәй була. Алар белән сөйләшеп тә утырган шикелле итенә. Бигрәк тә балаларын ач үлемнән тартып алган Лотфуллага рәхмәтләрнең зурысын укый.

      Лотфулла дигәннән, онытылмаса онытылмый икән яшьлек мәхәббәтең. Аның күңелендә Хөршидә бу якты дөньяда кем булып калды? Хатыны, балалары, колхозчылар гамен кайгырткан йөрәгендә аңа дип калдырган тамчылык урын булса да бар иде микән?! Хөршидәнекендә менә бар иде. Тауларга менсә дә, ул бергәләп кичке уеннарга чыккан җирләрне карар, аны Лотфулладан алып киткән, соңыннан кабат очраштырган басу юлларын бер күз алдыннан кичерер кебек иде.

      Шулай бервакыт улы Шәмигә:

      – Каршы як тауларга менеп, югарыдан дөньяга карасаң икән ул, – дигән иде, малае көлде генә.

      – Аннан да шул Кизләвеңне, зиратны эзләрсең син, нәнә, – диде.

      Хөршидәнең, йөзенә чыгармаса да, хәтере бик калды. Су аркылы күтәреп тә алып чыгам мин сине, тауларга мотоциклда булса да алып менәм, дип әйтүен көткән иде ул баласының. Сәли булсамы, Сәли булса… Ул алып менәр иде! Ул хыялый, ул гаярь иде. Ул Хөршидәне ярата иде.

      Лотфулла да, Миңлекәй дә Хөршидәне ярата иде. Менә әтисе генә… Әгәр үз балалары да аның турында шулай уйласа?.. Юк, Гыйззәтулла белән Саниябану да яратканнардыр газизләрен, тамак туклыгы яратудан кайвакыт алдарак йөри шул. Әле генә ярата иде дип сөйләп торган Миңлекәе дә җибәрде дә куйды лабаса үзен ятларга!

      Габәширгә төшкәндә, Сәли белән алар никадәр авыл яныннан уздылар. Гел таулар икән бу якта дип уйлаган иде Хөршидә. Әллә шулчакта ук тауларга менәсе килеп калды микән?! Тауларга менәргә дә кош кебек очып кына китәргә иде, китәргә!..

      Кызы Маһиның да, әтисе кебек, бер сүзне гел кабатлап тору гадәте бар. Сәли «юкә мие» белән аңгырайтты, монысы пешкән алмага кизәнсәң, яшеле төшә аның дияргә ярата. Чыннан да, тауларга менәргә хыялланасың, үз турыңнан, үз кырыңнан да ерак китә алмыйсың. Таулар алар Габәширнең үз ягында да бар. Ул таулар, иген чәчелгән булгангамы, кеп-кечкенә бер калкулык кебек тоела. Аларда эшләгәндә дә, урагын бер кырга куеп, тукталып, каршы яктагы, урыс җирендәге тауларга карап торырга ярата иде Хөршидә.

      Алай дисәң, басу өстеннән караганда, алары да аның тәбәнәкләнеп кала, ерагая, төссезләнә. Тауларга менгәч, инде тауларга түгел, Нократ аръягында үскән, ерактан зәңгәрсуланып торган нарат урманнарына, аккан мул сулы елгага карап торасы килә башлый. Бу як таулардан Кизләү юллары күренми…

      Үз кырларыңны аркылыга-буйлыга узып һәм кай нәрсәнең кайда үскәнлеген белеп СКАЧАТЬ